Бүген дәрестә без…
Сидек бүлеп чыгару органнары системасының төзелешен һәм функцияләрен өйрәнербез.
Сидек ничек ясалуын, беренчел сидек икенчел сидектән нәрсәсе белән аерылганын белербез.
Бөерләрнең сәламәт булуы ни өчен мөһим икәнлеген аңларбыз.
Кешедә ике бөер бар.
Алар бил турысында, умырткалык баганасының ике ягында урнашкан. Уң бөергә зур гына бавыр басып тора, шуңа күрә ул сул якта урнашкан бөердән 1-1,5 см га түбәнрәк.
Формасы буенча бөер ногыт борчагын хәтерләтә.
Бөернең зурлыгы кешенең йодрыгы кадәр.
Массасы – 150-200 г, буе – 10-12 см, иңе – 5-6 см. Якынча 7 с саен бөерләрдән яңа порция сидек чыга һәм сидек юлларына үткәрелә.
Сидек юллары – озынлыгы 30 см, диаметры 4-7 мм булган көпшәчекләр. Сидек юллары сидекне сидек куыгына төшерәләр.
Сидек куыгы – парсыз орган, күләме 500-700 мл. Ул бик кечкенә дә, шул ук вакытта артык зур да түгел.
Бөер авыруларының сәбәпләре
Өстән төшүче инфекцияләр: ангина, грипп, скарлатина, кариес
Түбәннән күтәрелүче инфекцияләр, шәхси гигиена таләпләрен үтәмәгән очракта
Нык туңулар (бигрәк тә бил турысын туңдыру)
Артык ашау; ит, күп күләмдә ачы тәмләткечләр куллану (горчица, уксус, борыч)
Агулы матдәләр (шул исәптән, алкоголь, тәмәке төтене составындагы матдәләр, кайбер дару препаратлары һ.б.)
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.