"Сарманыбызның Әзһәр Габидинең әдәби кунак бүлмәсендә очрашу."
Галиәхмәтова Г.И. Сарман муниципаль районы икенче Җәлил урта мәктәбе укытучысы
Максат: Укучыларны шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әзһәр Габидиның тормышы һәм иҗаты белән таныштырырга.
Бурычлар:
1. Әзһәр Габидинең шәхес һәм иҗатына кызыксыну уяту;
2. Язучының гениальлеген һәм эчке көчен күрсәтергә;
3. Укуга һәм китапларга мәхәббәт тәрбияләү.
Материаллар һәм җиһазлар: Әзһәр Габидинең портреты һәм китаплары, башка татар язучыларының портретлары, А3 форматындагы битләр, төсле карандашлар, буяулар.
Чараның барышы:
Укытучының кереш сүзе.
Исәнмесез, кадерле укучылар! Бүгенге класс сәгате - әдәби кунак бүлмәсендә очрашу.
Сарман ягы талантларга бай. Бүгенге көндә Сарман якларыннан 25 ләп шагыйрь һәм прозаик үсеп чыкты. Безнең якташ язучылар портретларына карагыз. Аларның барысы да сезгә яхшы танышмы? Алар арасында сезнең өчен әлегә аз билгеле булганнары юкмы (укучылар язучыларны атый һәм Әзһәр Габиди портретын аерып чыгара). Әзһәр Габиди - кем ул? Ул ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр язучы да. Ул милләтне, телне, табигатьне сакларга чакырды, тарихны онытмаска өндәде, мәхәббәткә дан җырлады. Ул гомере буе дөньяны акларга теләде. Ә беренче чиратта ул безнең якташыбыз!
Язучының тормышы һәм иҗаты. (Укучылар әзерләгән презентация кулланып сөйлиләр).
Беренче укучы: Шагыйрь 1926 елның 25 сентябрендә Татарстан АССРның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Гаиләдә өченче бала булганга күрә, ул авыл тормышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Әзһәр Габиди - Бөек Ватан сугышында катнаша, 17 яшьтә ул армия сафларына алына. 1945 елда Совет-япон сугышында бик каты яралана, бер ел дәвамында госпитальдә дәвалана. 1946 елда үз туган авылына кайта. 1947-1950 нче елларда «Чулпан» колхозында хисапчы ярдәмчесе, хужалык мөдире булып эшли. 1950 елда Минзәлә педагогика училищесында белем ала, соңыннан Сарман районы Чукмарлы мәктәбендә 30 ел буена татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шул вакытта аның “Без яз дуслары” исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә һәм аны алга таба иҗат эше белән шөгыльләнергә илһамландыра.
Икенче укучы: Ә.Габиди 1942 елдан бирле әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Иҗатының зур өлеше балаларга багышланган. Аның төрле елларда дөнья күргән «Тапкырҗан табышмаклары», «Кошчыгым», «Калган эшкә кар ява», «Таң сәгате», «Без – яз дуслары», «Өч киңәшче» һ.б. китаплары яшь буынны намуслы һәм тәртипле, тырыш һәм хезмәтчән итеп тәрбияләүдә зур роль уйный. Шагыйрь зурлар өчен дә тирән лирика, дөнья гаме, заман сулышы белән сугарылган эчкерсез шигырьләр иҗат итә. Аның соңгы елларда төрле нәшриятларда басылып чыккан «Таң догасы», «Урман читендәге имәннәр без…», «Көзге барлау», «Гомер учагы» исемле шигырь китаплары тиз арада үз укучысын таба. Өченче укучы: Аның лирикасы бөтенләй үзенчәлекле. Һәр юлда шагыйрь үзенең иң яшерен кичерешләрен тапшыра. Туган илнең мәңгелек темалары һәм мотивлары шагыйрьнең бөтен лирикасына хас. Үз туган ягы Сарман төбәгенең кабатланмас гүзәл табигатен, аның хезмәт сөйгән халкын олылады, гашыйк булып язды, сагынып язды.
«Сагындым»
Бу кадәрле сагынырмын диеп,
Уйламаган идем, Сарманым.
Күз алдыннан китми айлы кичең,
Истән чыкмый алсу таңнарын.
Күз йомдыммы - төшләремә керә
Чәчәкләре зәңгәр тавымның.
Һич яшермим сездән: туган якның
Әременә кадәр сагындым.
Ә.Габиди I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Аңа «Халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул 2001 елның 22 августында вафат була. Ә.Габиди – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Әзһәр Габиди китапларына күргәзмә һәм күзәтү.
Укытучы: Балалар, хәзер мин кунагыбызга сүз бирергә телим - китапханәче Алинә Илдаровнага. Ул күргәзмәдә тәкъдим ителгән Әзһәр Габиди китапларына күзәтү ясаячак.
Иҗади остаханә.
Укучылар китапның иҗат итү процессы белән шөгыльләнәләр. Балалар өч төркемгә бүленәләр (1 - иллюстратор-рәссамнар, 2 - редакторлар, 3 - нәширләр). Төркемнәргә биремнәр: 1 төркем - Әзһәр Габиди шигырьләрендә төп геройлар образлары белән иллюстрацияләр булдыру. 2 төркем - булачак китап тышлыкларын рәсмиләштерергә. 3 төркем - китапны алга этәрү өчен реклама уйлап табу.
Эшне башкаруга 10 минут бирелә. Эш беткәч, укучылар үз проектларын яклыйлар. Нәтиҗәләр ясау.
Укытучы: Менә безнең әдәби кунак бүлмәсендә очрашуыбыз тәмамланды. Ул кызыклы һәм танып-белү булгандыр дип ышанап калам, һәм сезнең Әзһәр Габиди китабын уку теләге уятты дип уйлыйм.
Рене Декартаның дип әйтүе "Яхшы китаплар уку - ул үткән заманның иң яхшы кешеләре белән сөйләшү, өстәвенә, алар безгә үзләренең иң яхшы фикерләрен генә хәбәр итә торган әңгәмә".
Скачано с www.znanio.ru
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.