Технологическая карта урока по географии ТЕМА. Океания (специфик үзенчәлекләре буенча өч төкемгә бүленүче иң эре утраулар тупланмасы: - “кара утраулар” (монда яшәүче папуаслар һәм меланезиялеләр Океаниянең башка халыклары белән чагыштырганда карарак тиреле).

  • docx
  • 15.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала география 7 ОКЕАНИЯ.docx

Укытучы: Григорьева Лена Ильясовна

 Класс     7              Фән:      география                                             

ТЕМА. Океания (специфик үзенчәлекләре буенча өч төкемгә бүленүче иң эре утраулар тупланмасы: - “кара утраулар” (монда яшәүче папуаслар һәм меланезиялеләр Океаниянең башка халыклары белән чагыштырганда карарак тиреле).

Тема максаты:  океанлык утраулары буенча белем һәм күнекмәләр бирү. 

Карта, дәреслек тексты белән эшләү күнекмәсен үстерү; 

Дөньядагы утрауларның  табигате белән кызыксыну, органик дөньяга сакчыл караш тәрбияләү. 

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.

  

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Төп төшенчәләр:  

Пространство оештыру

Предметара:

Рус теле

Тарих  

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

 

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.   Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү. ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы кулланып, географик викторина үткәрелә. Җөмлә дөрес булса укучылар торып баса, ялгыш булса урыннарында калала

Австралия иң кечкенә материк : коры җирнең 6 % мәйданын били;

- материк тулысы белән көньяк ярымшарда һәм көнчыгыш озынлыкта ята;

- яр буе сызыгы аз кискәләнгә;

- көнчыгыш яры буйлап дөньяда иң озын мәрҗән утраулар тезмәсе: Зур Барьер рифы сузылган.

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

 Бөтендөнья океаны суларында, алты континенттан тыш, гаять күп утраулар урнашкан. Аларның табигате гадәттән тыш төрле. Океаниянең табигый комплекслары материклар табигатенә охшамаган, географлар аны хәтта үзенә бер дөнья кисәге итеп аерып күрсәтәләр. Океания нәрсә соң ул? Ул кайда урнашкан?

Географик урыны. Океания — Җир йөзендә Тын океанның үзәк һәм көнбатыш өлешләрендәге утрауларның иң эре тупланышы. Бу утраулар Төньяк ярымшарның субтропик киңлекләреннән алып Көньяк ярымшарның уртача киңлекләренә кадәр сибелгән. Океаниягә гомуми мәйданы 1,3 млн км2булган 7 меңнән артык утрау керә. Утрауларның күпчелеге архипелаглар булып төркемләнгән: мәсәлән, Яңа Зеландия, Гавай, Фиджи, Туамоту һ. б. (картаны карагыз).

Тулаем утраулар мәйданы 1,26 млн км² тәшкил итә (Австралия белән бергә 8,52 млн км²). Халык саны якынча 10,7 млн кеше (Австралия белән бергә 32,6 млн кеше). Географик яктан Океанлыкны дүрт регионга бүләләр: МеланезияМикронезияПолинезия һәм Яңа Зеландия.

Океанлык утраулары күп диңгезләр белән юыла: Тын океанның Корал диңгезе, Тасман диңгезеФиджи диңгезеКоро диңгезеСоломон диңгезеЯңа гвинея диңгезеФилиппин диңгезе) һәм Һинд океанның Арафур диңгезе.

 

Европалыларга Океания XVI гасырда, Ф. Магелланның дөнья әйләнә беренче сәяхәтеннән соң билгеле була.

Дж. Кук сәяхәтләре һәм рус диңгезчеләре В. М. Голов-нин, Ф.П. Литке, С.О. Макаров һәм башкаларның походлары Океанияне ачу һәм тикшеренү тарихында аерым бер чорны тәшкил итә. XIX гасырда гына да Тын океанда 40 тан артык рус экспедициясе булып кайта, алар кыйммәтле фәнни мәгълүмат җыялар.

Океаниянең табигатен һәм халкын өйрәнүгә Н. Н. Миклухо-Маклай зур өлеш кертә. Ул Яңа Гвинея утравында яшәүче халыкларның тормышын һәм көнкүрешен өйрәнеп кенә калмый, тропик диңгез яр буйларының кызыклы тасвирламасын да төзи. Ватандашларыбызның Океанияне өйрәнүгә керткән өлешләре турында картадагы рус исемнәре сөйли: Маклай яры, Россия утраулары, Суворов, Кутузов, Лисянский атоллары һ. б.

Табигатенең үзенчәлекләре. Океания утрауларының табигате гаҗәеп матур. Горизонтта калкып чыккан таулы . яшел утрауларның бормалы-сырмалы ярлары, зифа пальмалар үскән яссы атолларның ак мәрҗән яки кара вулкан комнары каплаган яр буйлары кешене таң калдыра. Океания утрауларының күп өлешен мәрҗән рифлары чолгап алган, рифлар, көчле океан дулкыннарына каршы торып, аларның гигант көчен киметәләр.

Утрауларның физик-географик урыны, зурлыгы һәм килеп чыгышы Тын океан төбенең төзелеше белән нык бәйләнгән. Океаниянең күпчелек утраулары вулканлы һәм мәрҗән утрауларына керә, аларның бер өлешен — су асты сыртларының түбәсе. Материк утраулары да бар. Океаниянең көнбатышындагы утраулар литосфера плиталары чигендә барлыкка килгән утраулар дугасы зонасында ята (картаны карагыз).

Иксез-чиксез дәрья уртасында утыруы, коры җир өлешенең бик кечкенә булуы, утрауларның материклардан, шулай ук бер-берсеннән аерымлануы һәм ераклыгы аларның табигатенә дә, Океания халыкларының тормышына да җитди йогынты ясаган.

Утрауларның күпчелеге диярлек экваториаль, субэкваториаль һәм тропик поясларда ята. Бары тик Яңа Зеландия һәм аңа якын утраулар гына — субтропик һәм уртача пояста. Океаниянең климаты җылы, тыныч, йомшак, яшәү өчен аеруча уңайлы. Утраулар экваторның ике ягы буйлап урнашканлыктан, аларда һава температурасы югары, әмма океаннан искән җилләр эсселекне шактый киметә. Температураның сезонга карап һәм тәүлек эчендә тирбәнеше зур түгел. Океан өстендә һава басымының алмашынуы көчле давыллар барлыкка китерә.

Утрауларның аерымланган булуы аларның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында бигрәк тә нык чагыла. Ул бик үзенчәлекле. Кечкенә һәм чагыштырмача яшь мәрҗән утраулары тереклеккә аеруча ярлы, ә материк утрауларында ул берникадәр баерак һәм төрлерәк. Утрауларның хайваннар дөньясында ерткычлар да, агулы еланнар да юк. Утраулар һәм бигрәк тә атолларның ярга якын сулары тереклеккә бай. Шуңа күрә океандагы утраулар җәелеп яткан су чүлләрендәге оазислар кебек.

Утрауларның табигатендә уртак сыйфатлар белән бергә аерымлыклар да бар. Таулы биек материк утраулары яссы атоллар белән чиратлаша, кайберләре экваторда ята һәм эссе климатлы, икенчеләре субтропик пояста урнашкан, анда җәй көне генә эссе була. Мәрҗән утрауларының табигый комплекслары океан белән аеруча тыгыз бәйләнгән. Биредә тереклек рәвеше коры җир-су белән бәйле диңгез хайваннары, мәсәлән, краблар яши. Күп кенә атолларда диңгез кошлары оялый. Бу утрауларда дым һәм тозга туенган көчле диңгез җилләренә җайлашкан кокос пальмалары һәм куаклыклар үсә.

Вулканлы утрауларның табигый комплекслары икенче төрлерәк. Җилгә каршы яткан тау битләрендә яңгырлар күп ява. Тауларында биеклек пояслары күзәтелә. Материк утрауларының табигый комплекслары аеруча күптөрле. Биредә биек таулар да, иңкү тигезлекләр дә бар. Яңа Зеландия утраулары үзенең гейзерлары һәм шушы утрауларга гына хас җирле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының эндемиклары белән атаклы.

 

Халкы һәм илләре. Кеше Океаниядә моннан меңнәрчә еллар элек яши башлаган. Анда кешеләрнең нинди юллар белән килеп урнашуы әлегә билгесез. Төрле гипотезалар бар. Фәнни күзаллаулар буенча, Океания халкы Көньяк-Көнчыгыш Азиядән күчкән кешеләрдән башланып киткән булырга тиеш. Норвегия сәяхәтчесе Т. Хейердал гипотезасы буенча, анда Америкадан чыккан кешеләр күчеп утырган. Океаниялеләр бик оста диңгез сәяхәтчеләре һәм судно төзүчеләр булганнар. Йолдызлар буенча юнәлешне табып, алар үз утрауларыннан меңнәрчә километр ераклыкка китеп сәяхәт иткәннәр. Хәтта алар Мадагаскар утравына барып җиткәннәр дип раслаучы дәлилләр да бар.

Хәзерге вакытта Океаниядә җирле халык, күчеп килгән һәм катнаш халыклар яши. Җирле халык бер-берсеннән раса билгеләре белән генә түгел, бәлки тел буенча, көнкүреш үзенчәлекләре ягыннан да аерылып тора.

Яңа Гвинеяның һәм аның тирәсендәге утрауларның җирле халкы — папуаслар. Алар экваториаль расага керәләр. Башка утрауларның җирле халкы үзенә аерым полинезия төркеменә керә, алар папуаслардан аксылрак тәнле, бөдрә чәчле булулары белән аерылып торалар.

Океаниянең хәзерге халкы игенчелек белән, кокос пальмалары, банан, ананас, шикәр камышы һәм башка культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Океан промыселы да электән килгән кәсеп булып дәвам итә. Утрауларда төсле металл рудалары, ташкүмер чыгаралар, фосфорит ятмаларын эшкәртәләр.

Океаниянең табигате бик тә сизгер. Ул кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә бик нык үзгәргән һәм үзгәрүен дәвам итә. Агачларның яхшы токымнары кисеп бетерелгән, күп кенә утрауларның яр буе сулары пычранган. Шактый атолларны атом-төш коралын сынау полигонына әверелдерү чын-чынлап вәхшилек булды, нәтиҗәдә күп атоллар юкка чыкты, башкаларының табигате танымаслык булып үзгәрде.

Океания утраулары озак еллар буена колонияләр хәлендә яшәде. Моннан утыз ел элек биредә бер генә бәйсез дәүләт — Яңа Зеландия генә бар иде. Хәзер бәйсез илләр унбиштән артык. Башкалары әлегә Франция, Англия, АКШ, Австралия, Чили һәм башка илләрдән икътисади бәйлелектә яши.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Музыка башлана ,укучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар, музыка туктый укытучы сорау бирә,укучылар парлашалар .(кеше җитмәсә предмет тотарга)

1.Ничә океан бар шуның кадәр парлашырга.

2. Ничә зур плита бар шуның кадәр парлашырга.

  Карталар һәм башка белем чыганакларыннан файдаланып, Яңа Зеландия утрауларының тасвирламасын төзегез. 

Карта буенча туристлар өчен маршрут төзегез. Иң яхшы маршрутка конкурс үткәрелә.

 

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз..

  А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.

Контурлы карталар белән эш.

Укучыларга материкның яр буе сызыгы буенча урнашкан объектлар язылган номенклатура списогы өләшенә:

Диңгезләр – Тасман, Корал, Арафур; 
Бугазлар – Торресов, Бассов; 
Култыклар – Большой Австралийский (Зур Австралия), Карпентария; 
Утраулар – Тасмания, Яңа Зеландия, Яңа Гвинея; 

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше:  Карта буенча туристлар өчен маршрут төзегез. Иң яхшы маршрутка конкурс үткәрелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Аскы җепне ничек сапларга?

 

 

 

 

 

 

 

шп

 

 

 

 

Аскы җепне ничек сапларга?

 

 

 

 

 

Карточка 1.

 Крупа Первичная обработка

Переборка Просеивание Мытье Подсушивание Замачивание

 Гречневая

Рис

«Геркулес»

Пшено

Перловая 2-3 часа

Манная

 

Карточка 2

Злаковая культура Крупа, получаемая из зерна

Гречиха

Рис

Просо

Пшеница

Ячмень

Кукуруза

Овес

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Скачано с www.znanio.ru