Укытучы: Григорьева Лена Ильясовна
Класс 8 Фән: география
ТЕМА Русская равнина (одна из крупнейших по площади равнин мира, древняя равнина; разнообразие рельефа благоприятный климат; влияние западного переноса на увлажнение территории; разнообразие внутренних вод и ландшафтов). |
|||||
Тема максаты Укучыларны Рус тигезлегенең (Көнчыгыш Европа тигезлеге) географик урыны һәм табигать үзенчәлекләре белән таныштыру. 2. Дүртенчел бозлануның хәзерге рельефка тәэсире турында, климат барлыкка китерүче факторлар һәм табигать компонентларының бер – берсенә бәйләнеше турында белемнәрне тирәнәйтү. 3.Россиянең күп гасырлы тарихында Рус тигезлегенең өлеше турында күзаллаулар формалаштыру. 4.Туган җиребезгә, Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү. |
|||||
|
|||||
Планлаштырылган нәтиҗә |
Танып-белү |
Регулятив |
Коммуникатив |
||
Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш. Рус тигезлеге ( мәйданы буенча дөньядагы иң эре тигезлек, борынгы тигезлек, релефның төрлелеге һәм уңайсыз климат, территорянең дымлануы, ланшафт һәм эчке сулар төрлелеге) әһәмиятен аңлата белергә тиеш. |
Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш. |
Уку мәсьәләсен кабул итү |
Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү. |
||
Пространство оештыру |
|||||
Предметара: Рус теле Тарих |
Эш формасы: катнаш |
Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор
|
|||
Дәрес барышы |
|||||
I Эшкә кызыксыну тудыру |
|||||
1. Дәрескә әзерлекне тикшерү. 2. Уңай психологик халәт булдыру. Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү. Балалар, нәрсә ул туган як? Туган як сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Ата – бабаларыбыз гомер кичергән Һәм без киләчәк буынга бөтен килеш тапшырылырга тиешле изге җир.) Зурмы, кечкенәме – һәр кешегә үзенең туган төбәге, аның табигате, кешеләре якын була. Туган авыл, туган як , туган ил төшенчәләре һәркем өчен дә газиз. Туган ил кеше өчен ата- анасы кебек үк кадерле, шуңа күрә дә без аны Ватан – ана дип атыйбыз. Ә Ватанга, туган илгә мәхәббәт кайчан башлана соң? (Туган йорттан, туган авылдан.) - Әйе, ул син дөньяга килгән авылның бер йортыннан башланып китә. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шунда аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә. Соңрак белем дөньясына керә. Ватаныбызның гүзәллеген торган саен ныграк аңлый. Бихисап байлыкларын күз алдына ачыграк китерә. Агым суларның киңлеге, тауларның биеклеге, тук башаклар чайкалган басуларның, урманнарның шаулавы аны гашыйк итә. -Укучылар безнең туган җиребез , Ватаныбыз, Татарстаныбыз шундый бай табигатьле гүзәл җир. - Шундый матур табигатьле Татарстаныбыз кайда урнашкан соң? (Көнчыгыш Европа тигезлегендә) - Җавабыгыз дөрес, укучылар. Дәресебезнең темасы да Көнчыгыш Европа тигезлеге яки Рус тигезлеге дип атала. |
|||||
II Белем һәм күнекмәләр булдыру |
|||||
.Дәреснең планы белән танышу. (һәр өстәлгә куелган) (2 слайд) а) рус тигезлегенең физик географик урынын ачыклау. б) рус тигезлеге табигатенең күптөрлелеген күрсәтү. в) физик һәм тектоник карталар ярдәмендә тигезлекләрне нинди билгеләр берләштерүен ачыклау. г) рус тигезлеге табигатенең үзенчәлекләрен билгеләү . д) рус тигезлегенең борынгы, данлыклы шәһәрләре һәм бөек шәхесләре белән таныштыру. 2. Сорау: Россия территориясен ничә табигый районга бүлеп өйрәнәбез?( 6 табигый район - Рус тигезлеге, Төньяк Кавказ, Урал, Көнбатыш Себер тигезлеге, Көнчыгыш Себер, Ерак Көнчыгыш; картада 3. Беренче план буенча эш. Сораулар: -Физик географик урын нәрсә ул? (адрес, кайда урнашу) - Рус тигезлеге материкның кайсы өлешендә урнашкан? (төньяк көнбатышында ) - Рус тигезлеге Россиянең кайсы өлешендә урнашкан? ( көнбатыш өлешендә ) - Рус тигезлегенең Россия территориясендәге өлешен төньяктан һәм көньяктан нинди диңгезләр юа? ( Ак, Баренц, Азов, Кара, Каспий диңгезләре – картада 1 укучы күрсәтә) - Рус тигезлеге турында нәрсә әйтә алабыз? ( калкулыклы тигезлек, без яши торган тигезлек, иң зур материк урнашкан һәм иң зур дәүләт урнашкан тигезлек ) - Нинди табигый регионнар белән чиктәш? (Урал, Төньяк Кавказ) Нәтиҗә: 143 битнең беренче кызыл юлын уку. 4. Икенче план буенча эш. 5. Өченче план буенча эш. - Сорау: Тигезлекне нинди билгеләр берләштерә соң? -Тигезлекләр турында нәрсә әйтә аласыз?(рельфы платформа фундаментына урнашкан) Атлас белән эш.10 биттәге тектоник һәм физик карталарны карау һәм анализ ясау. Билгеләрне слайдтан уку (дәфтәргә язалар) -Рус тигезлеге ресурслары белән танышу һәм слайдлар карау - Хәзер без туган як турында җыр тыңларбыз.Кадерле балалар, җыр тыңлаганда күзләрегезне йомып, туган йортыгызны,әти – әниләрегезне, үзегезнең кечкенә вакытларыгызны күз алдына китерегез, әзрәк ял итеп алыгыз. 6. Дүртенче план буенча эш. а) Рус тигезлегенең табигать үзенчәлекләрен билгеләү б)Щит төшенчәсе белән таныштыру. Щит – җыерчыклы фундаментның өскә чыгып торган өлеше. Хибин таулары – 1191м. Кристаллик фундаментның тигезсезлекләрендә иң зур калкулыклар һәм түбәнлекләр урнаша. Фундамент күтәренкелекләре: Урта Рус калкулыгы, Тиман кряжы. Иңкүлекләре: Каспий буе түбәнлеге – (-28 м), Печора түбәнлеге. в)Рус тигезлеге рельефы формалашуга дүртенчел бозлану тәэсир иткән. Бозлыклар Скандинавия ярымутравыннан, Уралдан килә. Бозлык эрегән территорияләрдә буылган бик зур Илмень, Чуд – Псков, Ладога, Онега күлләре ясалган. Ладога күле белән Сабирзянова Айгөл таныштыра. Рус тигезлеге буйлап Идел, Днепр, Дон Идел елгалары ага. |
|||||
III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту |
|||||
Көнчыгыш Европа тигезлеге буенча тест 8 класс
1.Рус тигезлеге рельефының төп үзенчәлеге: а. тигезлекле булуы б . яссы булуы в. таулы булуы. 2.Рус тигезлегенең иң зур елгасы: а. Лена б.Идел в.Амур. 3.Рус тигезлегендә урнашкан күл: а.Илмень б.Ханка в.Байкал. 4.Рус тигезлеге түбәнлеге: а.Төньяк Себер түбәнлеге б.Каспий буе түбәнлеге в.Колыма түбәнлеге. 5.Зурлыгы буенча Рус тигезлеге дөньяда ничәнче урында? а.беренче б.икенче в.өченче г.дүртенче. 6.Тигезлекнең күп өлешендә нинди климат? а.уртача континенталь б.кискен континенталь в.уртача муссонлы климат г.уртача диңгез климаты 7.Төньяк Боз океаны басссейнына кергән елгалар: а.Төньяк Двина б.Мезень в.Идел г.Печора 8.Территориянең тигезлекле булуы нәрсә белән аңлатыла? а.рельеф эчке көчләр тәэсирендә формалашкан б.бозлык чоры кичергән в.нигезендә тотрыклы платформа ята. 9.Тигезлекнең кайсы өлеше бозлык чоры тәэсирен кичергән? а.көньяк б.төньяк в.көнбатыш г.көнчыгыш
|
|||||
IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү |
|||||
Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз.. А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт. океан — диңгездән, нәрсә белән аерылып тора? |
|||||
V Йомгаклау |
|||||
1. Дәрескә анализ. -Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк? 2. Өй эше:
|
|||||
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.