Технологическая карта урока по географии Тема: Жизнь в океане.
Оценка 4.8

Технологическая карта урока по географии Тема: Жизнь в океане.

Оценка 4.8
docx
07.11.2021
Технологическая карта урока по географии Тема: Жизнь в океане.
география 7класс жизнь в океане.docx

Число:

Укытучы: Л.И. Григорьева

 Класс:   7    Предмет:  география      

 

Тема:. Жизнь в океане.

Тема максаты:.

1 Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерерү.

2. Укучыларда фикер алыша, бәхәсләшә белү, үз фикереңне нигезли белү күнекмәләре булдыру.

43 Тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, белем алырга өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

 Дөнья океаны һәм аның өлешләрен картадан күрсәтә белергә тиеш

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан,видеофрагменттан һәм картадан таба белү, картада сәяхәт мартшрутын күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив

Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Пространство оештыру

Предметара:

тарих

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

1. Океанда сезгә билгеле булган нинди үсемлекләр һәм хайваннар яши? 2. Океандагы организмнарның яшәү шартлары коры җирдәге яшәү шартларыннан нәрсәсе белән аерыла? 3. Кеше диңгез организмнарын ничек файдалана?

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

 Диңгез организмнарының күптөрлелеге. Океан күз алдына да китерүе мөмкин булмаган тереклек һәм серләр белән тулы. Аларның күбесе әле хәзергәчә ачылмаган. Диңгез тирәнлекләрен тикшергәндә, хәзер дә әле фәнгә билгеле булмаган организмнар табылып тора. Тереклек океанның бөтен җиренә дә таралган. Ул Мария чоңгылы төбендә 11 мең метр тирәнлектә, хәтта яңа Җир кабыгы хасил була торган урыннарда, Җир эченнән бик тирәннән ярылулар аша кайнар магма ага торган югары температуралы һәм гаять зур басымлы урыннарда да бар.

Полюслардан алып экваторга кадәр, өске катлаудан алып иң тирән җирләренә кадәр океандагы тереклек шартлары нык аерылып тора. Шуңа күрә океанда тереклек гаять күптөрле. (6 нчы сыйныф курсында алган белемнәрегезгә таянып, моны исбат итегез. Организмнарның төрле төркемнәре яши торган тереклек шартлары турында сөйләп бирегез.)

Бөтендөнья океанында гаять күп санда тере организмнар яши — бер күзәнәкле микроскопик үсемлекләр һәм хайваннардан алып диңгез гигантларына кадәр. Яшәү рәвешләре ягыннан диңгез организмнары өч төркемгә бүленә: нектон — актив йөзүче хайваннар, планктон — пассив йөзүчеләр һәм бентос — су төбендә яшәүче организмнар.

Океанда тереклекнең таралуы. Океанда тереклекнең ике өлкәсен аерып йөртәләр. Беренчесе — суның өсте һәм бөтен тирән катламнары, икенчесе — океан төбе. Иксез-чиксез океан киңлекләрендә организмнарның таралуына нәрсә йогынты ясый соң? Яктылык — суда яшел суүсемнәр үсү өчен беренче шарт, ә алар белән башка организмнар туена. Суда яктылык һавадагыга караганда азрак, тирәнгә төшкән саен, яктылык кими бара. Шуңа күрә суның өске 50 метрга кадәр катламында организмнар күбрәк. Әмма монда да алар тигез таралмаган. Ачык океанга караганда ярга якынрак катламнарда организмнар күбрәк. Океан төбендә дә, ярга якын сайрак урыннарда, шулай ук организмнар күбрәк яши.

Океанда организмнар таралуына, яктылыктан тыш, башка факторлар да йогынты ясый. Мәсәлән, суның тоз-лылыгы һәм тыгызлыгы, температурасы, туклыклы матдәләрнең микъдары, агымнар, суларның вертикаль аралашуы, шулай ук диңгез төбен хасил иткән токымнарныңүзлекләре. Барлык бу шартлар бик зур океан киңлекләрендә төрлечә бергә туры килә. Мәсәлән, тирәннән сулар өскә күтәрелә торган районнарда өске катлау туклыклы матдәләргә байый, бу исә тереклек өчен уңай шартлар тудыра. Суларның күтәрелүенә һәм аралашуына давыллы җилләр, агымнар ярдәм итә. Океанның җилләр сирәк исә торган урыннарында туклыклы матдәләргә ярлы өске сулар тирәнгә төшә. Монда үсемлек һәм хайван планктоны да, шулай ук балыклар да аз.

Океанда, коры җирдәге кебек үк, тере организмнарның массасы бик күп һәм аз булган поясларның чиратлашуы күзәтелә. Океанда тереклекнең иң күп туплануы субполяр һәм уртача киңлекләргә туры килә.

Хайваннар белән үсемлекләр бергә яшәгән коры җирдән аермалы буларак, океанда 200—250 м дан тирәнрәктә яшел үсемлекләр юк. Монда бары тик хайван организмнар һәм бактерияләр генә яши. Океанда тереклекнең бүленеше аскы катлам суларның өскә туклыклы матдәләр алып чыгу тизлегенә, ягъни шактый дәрәҗәдә сулар хәрәкәтенә бәйле.

кеанның биологик байлыклары. Океан элек-электән кешене туендыручы булган. Анда имезүче хайваннар (тюлень, морж) аулыйлар, умырткасыз хайваннар һәм балык тоталар, суүсемнәр җыялар. Диңгез организмнарын азык буларак кына түгел, дарулар, химия промышленносте өчен чимал итеп тә файдаланалар.

Бөтендөнья океанының биологик байлыклары зур, әлбәттә, ләкин барыбер аның күләме чикләнгән, һәм кешелек дөньясы алдына аннан акыллы файдалану, аны саклау һәм арттыру бурычы куела.

 

                                                           III  этап Физкультминутка

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. Океанда тереклек таралуның үзенчәлекләре нәрсәдә? 2. Суларның өске катламнарында организмнарның таралуы нәрсәгә бәйле? 3. Океанның кайсы өлешләре тереклеккә аеруча бай? 4. Океандагы тереклекне саклау ни өчен кирәк?

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

 

VII этап Йомгаклау

Нәтиҗә ясау.

Билгеләр кую

Өй эше:  

1.

 

 


 

Число: Укытучы: Л.И. Григорьева

Число: Укытучы: Л.И. Григорьева

Иксез-чиксез океан киңлекләрендә организмнарның таралуына нәрсә йогынты ясый соң?

Иксез-чиксез океан киңлекләрендә организмнарның таралуына нәрсә йогынты ясый соң?
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
07.11.2021