Укытучы:
Класс 7 Фән: география
ТЕМА: Җир кабыгы төзелеше. |
|||||
Тема максаты: 1 Җир кабыгы төзелеше буенча белем һәм күнекмәләр бирү. Укучылырның атлас карталары, таблица, схемалар белән эшләү күнекмәсен үстерү. Туган якның табигатенә горурлык хисе тәрбияләү. |
|||||
|
|||||
Планлаштырылган нәтиҗә |
Танып-белү |
Регулятив |
Коммуникатив |
||
Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш. |
Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш. |
Уку мәсьәләсен кабул итү |
Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү. |
||
Төп төшенчәләр: |
|||||
Пространство оештыру |
|||||
Предметара: Тарих |
Эш формасы: катнаш |
Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор |
|||
Дәрес барышы |
|||||
I Эшкә кызыксыну тудыру |
|||||
1. Дәрескә әзерлекне тикшерү. 2. Уңай психологик халәт булдыру. Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү. 1. Җирдә күпме халык яши? 2. Үзегез яши торган төбәктәге халыкның төп хуҗалык эшчәнлеге төрләрен атагыз. |
|||||
II Белем һәм күнекмәләр булдыру |
|||||
Җирнең килеп чыгышы. Җирнең кечкенә космик җисем, Кояш системасының бер өлеше булуын сез инде беләсез. Безнең планета ничек барлыкка килгән соң? Әле антик дөнья галимнәре үк бу сорауга җавап бирергә тырышып караганнар. Күп төрле гипотезалар бар. Алар белән сез югары сыйныфларда астрономияне өйрәнгәндә танышырсыз. Җирнең барлыкка килүе турындагы карашларның иң киң таралганы — аның салкын газ-тузан болытыннан барлыкка килүе турындагы О. Ю. Шмидт гипотезасы. Бу болыт кисәкчекләре Кояш тирәли әйләнеп бәрелешкәннәр, оешкан кар кисәге зурая барган кебек, йомарлам хасил итеп «ябышканнар». Космик катастрофалар — йолдыз матдәсенең таркалуы китереп чыгарган көчле шартлаулар нәтиҗәсендә планеталар барлыкка килү фаразлары да бар. Галимнәр Җир барлыкка килүне дәлилләү юлларын эзләүне дәвам итәләр. Материк һәм океан төбе Җир кабыгының төзелеше. Җир кабыгы — литосфераның иң өске өлеше. Ул тынычсыз җир астын яшереп тора торган юка «япма» сыман. Башка геосфералар белән чагыштырганда, Җирнең кабыгы Җир шарын төреп куйган юка «элпә» булып тоела. Уртача алганда Җир кабыгының калынлыгы Җир радиусы озынлыгының бары тик 0,6 % ын гына тәшкил итә. Безнең планетаның тышкы күренешен материк калкымнары һәм су белән тулган океан иңкүлекләре билгели. Алар ничек барлыкка килгән дигән сорауга җавап бирү өчен, Җир кабыгы төзелешендәге аерымлыкларны белергә кирәк. Бу аерымлыкларны сез 8 нче рәсем буенча билгели аласыз. Җир кабыгы төзелешендәге аерымлыкларны ничек аңлатырга соң? Галимнәрнең күбесе безнең планетада башта океан төбе тибындагы кабык хасил булган дип исәпли. Җир эчендә барган процесслар тәэсиреннән аның өслегендә җыерчыклар, ягъни таулыклар хасил булган. Кабык калыная барган, материк калкымнары барлыкка килгән. Материкларның һәм океан иңкүлекләренең шуннан соңгы үсеше хакында күп кенә фаразлар бар. Галимнәрнең кайберләре материклар хәрәкәтсез дип раслый, икенчеләре, киресенчә, аларның даими рәвештә хәрәкәтләнүе турында әйтә. Соңгы елларда Җир кабыгы төзелешенең литосфера плиталары турындагы күзаллауларга нигезләнгән теориясе иҗат ителде. Бу теория материкларның хәрәкәт итүе турында XX гасыр башында немец галиме А. Вегенер иҗат иткән гипотезага таянып үстерелде. Ләкин А. Вегенер континентларны хәрәкәткә китерүче көчләрнең килеп чыгышы турындагы сорауга ул вакытта җавап таба алмаган иде. Литосфера плиталары. Литосфера плиталары теориясе буенча, Җир кабыгы өске мантиянең бер өлеше белән бергә планетаның монолит панцирын тәшкил итми. Ул мантиягә кадәр җиткән тирән ярыкларның катлаулы челтәреннән гыйбарәт. Бу гаять зур ярыклар литосфераны берничә зур блокка (плиталарга) бүлә, аларның калынлыгы 60 тан алып 100 км га кадәр җитә. Плиталар арасындагы чикләр үзәк океаник сыртлар — планета тәнендәге гаять зур кабарынкылыклар яисә тирән су чоңгыллары — океан төбендәге улаклар буйлап уза. Андый ярыклар коры җирдә дә бар. Алар Альп-Һима-лай, Урал һ.б. кебек тау пояслары буйлап үтә. Бу тау пояслары «планета тәнендәге иске яралардан калган җөйләргә» охшаган. Коры җирдә «яңа яралар» — атаклы Көнчыгыш Африка ярылулары да бар. бик зур плита һәм уннарча кечерәк плитаны аерып күрсәтәләр. Күпчелек плиталар материк Җир кабыгын да, океан төбе Җир кабыгын да үз эченә ала (9 нчы рәсем). Плиталар мантиянең чагыштырмача йомшак, сыгылмалы катламында яталар һәм шушы катлам буйлап шуышалар. Плиталарның хәрәкәтен китереп чыгара торган көчләр өске мантиядә матдә күченүдән барлыкка килә (10 нчы рәсем). Бу матдәнең өскә таба күтәрелә торган куәтле агымнары Җир кабыгын ерта, һәм анда тирән ярылулар барлыкка килә. Коры җирдә мондый ярылулар бар, ләкин алар океан төбендә үзәк океаник сыртларда бигрәк тә күп, чөнки анда Җир кабыгы юкарак. Биредә эрегән матдә Җир эченнән күтәрелә һәм, плиталарны як-якка этеп, Җир кабыгын калынайта. Ярылуларның кырыйлары бер-берсеннән ерагая. Плиталар су асты сыртлары сызыгыннан улаклар сызыгына таба елына 1 дән алып 6 см га кадәр тизлектә күчәләр. Бу факт Җирнең ясалма иярченнәреннән алынган фоторәсемнәрне чагыштырып карау нәтиҗәсендә расланды. Янәшә плиталар якынаялар, ерагаялар яки бер-берсенә карата чагыштырмача шуышалар (10 нчы рәсем). Алар, боз кисәкләре су өстендә йөзгән кебек, өске мантия өстендә йөзәләр. гәр берсе океан төбе Җир кабыгына, ә икенчесе материк Җир кабыгына ия булган плиталар бер-берсенә якынайсалар, диңгез белән капланган плита бөгелә, континент астына чумган кебек була (10 нчы рәсем). Бу очракта тирән су чоңгыллары, утраулар дугасы, тау сыртлары барлыкка килә, мәсәлән, Курил тау тезмәләре, Япон утраулары, Анд таулары. Әгәр материк Җир кабыклы ике плита якынлашса, аларның кырыйлары, анда тупланган барлык утырма токымнары белән бергә, җыерчыклар ясап бөгәрләнәләр. Мәсәлән, Евразия һәм Һинд-Австралия плиталары чигендә Һималай таулары әнә шулай барлыкка килгән. Литосфера плиталары теориясе буенча, Җирдә кайчандыр океаннар белән әйләндереп алынган бер генә материк булган. Тора-бара анда тирән ярылулар барлыкка килгән һәм ике континент — Көньяк ярымшарда Гондвана континенты, ә Төньяк ярымшарда Лавразия континенты килеп чыккан (11 нче рәсем). Соңыннан бу материклар да яңа ярылулар нәтиҗәсендә бүлгәләнгән. Хәзерге заман континентлары һәм яңа океаннар — Атлантик һәм Һинд океаннары барлыкка килгән. Хәзерге материкларның нигезендә Җир кабыгының иң борынгы, чагыштырмача тотрыклы һәм тигезләнгән участоклары — платформалар, ягъни плиталар ята, алар Җирнең бик ерак үткәнендә барлыкка килгәннәр. Плиталар бәрелешү нәтиҗәсендә таулар ясалган. Кайбер материкларда берничә плитаның бәрелешү эзләре сакланган. Материкларның мәйданы әкренләп зурая барган. Шулай, мәсәлән, Евразия барлыкка килгән. Литосфера плиталары турындагы тәгълимат Җирнең киләчәген дә күрергә мөмкинлек бирә. Якынча 50 млн еллардан соң Атлантик һәм Һинд океаннары киңәячәк, Тын океан кечерәячәк дип фараз ителә. Африка төньякка таба күчәчәк. Австралия экваторны үтеп Евразия белән орыначак. Ләкин болар — ачыклауны таләп итә торган фараз гына. Галимнәр шундый нәтиҗәгә килә: үзәк океаник сыртларда Җир кабыгының өзелгән һәм сузылган урыннарында яңа океан төбе кабыгы ясала, ул акрынлап аны китереп чыгарган тирән ярыктан ике якка шуыша. Океан төбендә әйтерсең лә гигант конвейер эшли. Ул литосфера плиталарының яшь блокларын алар барлыкка килгән урыннан океаннарның континенталь кырыйларына күчерә. Хәрәкәт тизлеге кечкенә, юл озын. Шуңа күрә бу блоклар 15—20 млн елдан соң гына ярларга барып җитә. Бу юлны үткәч, плита тирән сулы улакка төшә һәм, континент астына «чумып», сыртларның үзәк өлешләрендә кайчандыр үзен хасил иткән мантиягә бата. Һәр литосфера плитасының яшәү әйләнеше шулай йомыла. Җир кабыгы төзелешенең картасы. Борынгы платформалар, җыерчыклы тау өлкәләре, үзәк океаник сыртларның торышы, коры җирдәге һәм океан төбендәге ярылган зоналар, материкларда кристалл токымнарының калкымнары «Җир кабыгының төзелеше» дигән тематик картада күрсәтелгән.
План буенча бу картаның характеристикасын төзегез (кушымтаны карагыз). Бу карта белән эшләгәндә, нинди белемнәр алырга мөмкин? Океан төбендә иң озын сыртлар, утраулар дугасының иң зур зоналары, иң киң платформалар, тирән су чоңгыллары кайда урнашканлыгын билгеләгез.
Җирнең сейсмик пояслары. Литосфера плиталары арасындагы чик өлкәләрне сейсмик пояслар дип атыйлар. Болар — планетаның иң тынычсыз хәрәкәтчән өлкәләре. Биредә хәрәкәттәге вулканнарның күпчелеге тупланган, барлык җир тетрәүләрнең 95 % ы шунда була. Сейсмик өлкәләр меңнәрчә километрга сузылган һәм коры җирнең тирәндәге ярыклары өлкәсе белән туры киләләр, океанда — үзәк океаник сыртлар һәм тирән су чоңгыллары белән. Җирдә планета өстенә бик күп лава, газ һәм су парлары атып чыгара торган 800 дән артык сүнмәгән вулкан бар. Литосфераның төзелеше һәм үсеш тарихы турындагы белемнәр файдалы казылмаларның барлыкка килү урыннарын табу, литосферада бара торган процесслар белән бәйле табигый бәла-казаларны алдан белү өчен әһәмиятле. Мәсәлән, нәкъ плита чикләрендә рудалы казылмалар хасил була дип, аларның килеп чыгышы Җир кабыгына магма токымнары үтеп керү белән бәйле дип исәплиләр.
|
|||||
III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту |
|||||
Бирем. ( рәсем )Литосфера плиталарының фараз ителгән хәрәкәте: 1. Атлантик океан. 2. Үзәк океаник сырт. 3. Плиталарның мантиягә күмелүе. 4. Океан төбе улагы. 5. Анд таулары. 6. Мантиядән матдә күтәрелү
Литосфераның төзелеше нинди? Аның плиталары чикләрендә нинди күренешләр бара? 2. Җирдә сейсмик пояслар ничек урнашкан? Сезгә радио, телевидение, газета хәбәрләреннән билгеле булган җир тетрәүләр һәм вулкан атылулар турында сөйләгез. Бу күренешләрнең сәбәпләрен аңлатыгыз. 3. Җир кабыгының төзелеше турындагы карта белән ничек эшләргә? 4. Материк Җир кабыгы коры җир мәйданына туры килә дип раслау дөресме? 5 Сезнең фикерегезчә, ерак киләчәктә Җирдә яңа океаннар кайда барлыкка килүе мөмкин? Яңа материклар?. |
|||||
IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү |
|||||
Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз.. А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт. Җир кабыгы нинди өч катламнан тора? 2. Материкларда Җир кабыгының калынлыгы нинди? Океаннар төбе Җир кабыгының калынлыгы нинди? 3. Материк Җир кабыгын океан төбе Җир кабыгыннан аера торган ике билгене күрсәтегез |
|||||
V Йомгаклау |
|||||
1. Дәрескә анализ. -Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк? 2. Өй эше:
|
|||||
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.