Технологиядән дәрес планы "Әчетелгән сөт продуктлары һәм эремчекле эшләнмәләр төрләре. Җылытып һәм җылытмыйча әчетелеп оеган сөттән эремчек әзерләү технологиясе. Эремчек суын чыгару ысуллары. Эремчектән ашамлыклар, аларны әзерләү технологиясе".

  • docx
  • 20.10.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала 7кл технология сөт продуктлары.docx

Число:

Укытучы: Л.И. Григорьева

 Класс   7    Предмет технология     

 

Тема: Әчетелгән сөт продуктлары һәм эремчекле  эшләнмәләр төрләре. Җылытып һәм җылытмыйча әчетелеп оеган сөттән эремчек әзерләү технологиясе. Эремчек суын чыгару ысуллары. Эремчектән ашамлыклар, аларны әзерләү технологиясе.

Тема максаты: . Кешенең туклануында татлы ризыкларның әһәмияте турында күзаллау булдыру.

Татлы ашамлык төрләре:цукат, конфет, безе (меренги); десерт төрләре; алкогольcез эчемлекләр: сөтле коктейль, морс, рецепт һәм әзерләү технологиясе   белән таныштыр

Планлаштырылган нәтиҗә

Эремчектән ашамлыклар, аларны әзерләү технологиясен  белергә тиеш.

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан, күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Пространство оештыру

Предметара:

экология , физика , тарих

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

 Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

Дәреснең бурычларын билгелиләр, сорауларга җаваплар бирәләр.

 

II этап  Белем һәм күнекмәләрне булдыру

Чынлыкта, әчетелгән сөт ризыклары — безнең ерак бабаларыбының даһи биотехнологик нәтиҗәләре. Беренчедән, әчетелгән мохит, татлы сөткә караганда зарарлы бактерияләрне азрак җәлеп итә. Икенчедән, күп кенә зур кешеләрнең организмнары лактозаны (сөт шикәре) үзләштермиләр — сөт бик көчле эч китүгә (диарея) китерә. Әмма алар әчетелгән сөт ризыклары ашый алалар, чөнки оеган сөттәге яки кефирдагы микроорганизмнар түбәндәге принцип буенча эшлиләр: «кәҗә чүп ашар, ләкин борчакка тимәс» — алар лактозаны үзләре кулланалар, ә башка файдалы матдәләрне безгә калдыралар. Моннан тыш, бактерияләр кибүдән һәм башка һөҗүмнәрдән саклау өчен полисахаридлар — глюкоза, галактоза һ.б. төрле монасахарид калдыкларыннан торган чылбырларны синтезлыйлар һәм бүлеп чыгаралар. Бу матдәләр ашказаны өчен файдалы булса да, үсемлек тукымасы күзәнәгенә тиң буларак, үзләре үзләштерелмиләр. Ә тагын алар сөт эчемлеген куе һәм бераз ябышкак иттерәләр: яхшы оеган сөттә кашык басып тора һәм шикәр шунда ук батмый. Завод йогурты крахмалларның һәм башка ясалма куерткычларның дошманнарына түбәндәгеләрне белү кызыклы булачак: табигый куерткычлар — бу микроорганизмнарның тормышчан ризыклары. Оеган сөт, кайнаткан сөт катыгы, кефир, йогурт составлары төрләре белән аерылалар. Оеган сөттә, сөт әчеткеч бактерияләр яши, алар аш өенең иң җылы почмагында, якынча 30 С температурада яхшырак үсеш ала. Кайнаткан сөт катыгы — шундый ук оетылган сөт, әмма суына торган мичтә тотылган (яки термостатта) каймак белән эретелгән сөт. Монда без янә Майяр реакциясе белән очрашабыз: реакция продуктлары шикәр белән аксым, ул җылытканда саркый, эретелгән сөт һәм кайнаткан сөт катыгына кремлы төс һәм чикләвекле хуш ис бирәләр. Кефир һәм йогурт — оетылган сөтнең ерак туганнары. Йогуртта болгар таякчыгы (үзенә бер төрле сөт әчеткеч бактерияләр төрдәше) һәм җылы яратучы стрептококк яши; болар икесе дә җылы ярата, шуңа күрә йогуртны 42-45С та оеталар. Кефирда — кефирлы гөмбәчек, файдалы бактерияләр һәм чүпрәләрнең симбиотик берләшмәсе бар. Чүпрәләр ярдәмендә кефир аз сандагы этил спирты тәшкил итә.

III  этап. Күнекмәләрне ныгыту.

Өйдәге эремчек рецепты

http://giylem.tatar/wp-content/uploads/2018/03/shutterstock_187431665.jpgБазарда алган сөтне, һичшиксез, кайнартырга кирәк, кибетнекен — мәҗбүри түгел. Бер кашык каймак салабыз һәм җылы урынга куябыз. Якынча бер тәүлектән соң сөт әчи. Бик сак кына, кырыйларында кечкенә куык барлыкка килгәнче, кәстрүлдә җылытабыз (эмальле түгел, шулай булса яначак) яки кайнап тормый торган сулы мунчада. Әче сөтне шул ук вакытта бутарга ярамый, югыйсә, эремчек бөртекле булмаячак. Җылытканнан соң суынырга мөмкинчелек бирәбез (ярты сәгать-бер сәгать, озаграк булса да ярый). Эремчек суы ачык, куертылмасы — яхшы формалашкан булырга тиеш. Барысын да бергә дуршлаг белән марляга агызабыз, эремчек суының төп өлеше агып беткәннән соң, калдыкларын саркытып бетерер өчен марляны төенләп элеп куябыз (тагын якынча бер сәгатькә кадәр, тамып беткәнче).

Технологик карта төзергә.

 

                                                           III  этап Физкультминутка

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне булдыру.

 

  •  Ни өчен”
  • “Аңлат”
  • “Ата”
  • “Тәкъдим ит”
  • “Уйлап тап”
  • “Уртаклаш”

Укучы шакмакны ата. Шакмакның кайсы ягына төшүенә карап укучыларга яңа үтелгән тема буенча сораулар бирергә. Калганнар сорауларга җавап бирә.

 

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

ТИМБИЛДИНГ

Сингапур алымы кулланыла:

Төркемләп эшләү алымын куллану.

Технологик карта төзергә .   Укытучы күзәтүе астында төзелгән план буенча эшләү, чагыштыру.

2-3мин

Ике төркемнең эше дә тактага куела һәм плакатларның үзенчәлекләре, сыйфаты, укучыларның фантазияләре турында әйтелә.Һәр төркемнән 1 укучы проектны яклый.

1.Башкарган эшнең исемен атый.

Укучылар иптәшләренең эшләрен анализлыйлар, үз эшләре турында сөйлиләр

К: төрле карашларны исәпкә алырга һәм хезмәттәшлеккә омтылырга;

 

VII этап Йомгаклау.

1)      Нәтиҗә ясау.

Өй эше.  Яраткан десерт яки эчемлекнең технологик

эзлеклелеген төзиләр. Информация табалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Скачано с www.znanio.ru