Число:
Укытучы
Класс 7 Предмет технология
Тема: Төче катлы камыр әзерләү технологиясе. Йомырка, тоз, май күләменең камыр консистенциясенә йогынтысы. Камырны формалаштыру өчен камыр кискеч, пычак һәм уентыклы формалар. Төче катлы камырдан ашамлыклар пешерү өчен шартлар, әзерлекне белү ысуллары.. |
||||
Тема максаты: . 1. татар халык ризыклары белән таныштырып китү. б) Камырдан пешкән ризыкларны бәйрәмнәрдәкуллану. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тоту. |
||||
Планлаштырылган нәтиҗә Төче катлы камыр әзерләү технологиясен белергә тиеш. |
Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү |
|||
Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру |
||||
Танып белү: информацияне китаптан, күрсәтә белү, укыганны анализлау |
||||
Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү, бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау. Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.
|
||||
Пространство оештыру |
||||
Предметара: экология , физика , тарих
|
Эш формасы: Катнаш |
Ресурслар: Дәреслек ноотбук |
||
Дәрес барышы |
||||
I этап Эшкә кызыксыну тудыру |
||||
1. Исәнләшү 2. Укучыларны барлау 3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү Чәй өстәленә чәчәкле ашъяулык җәелә. Өстәл уртасына буйдан-буйга варенье, бал, шикәр, конфет, вазалар тезеп чыгыла. Аларның ике ягына роза, кош теле, бавырсак, пәхләвә, чәкчәк, талкыш, кәләвә кебек камыр ашамлыклары куялар. Һәр кунак алдына десерт тәлинкәсе белән төрле камыр азыгы паштет, мүк җиләге бәлеше, эремчек бәлеше һәм башкаларны куярга кирәк. Тәлинкәдә өч төрле ризык буларга тиеш. Өстәлнең берничә җиренә сай тәлинкәгә юка гына итеп телемләп лимон куярга кирәк. Кунаклар өстәл янына утырып беткәч, чәй китерәләр. Һәр чынаяк тәлинкәсенә балкашык куела. Кунаклар, розеткаларына варенье салып ала алсын өчен, һәр варенье вазасында да балкашык булырга тиеш. Кунаклар күп булмаса, самоварны өстәлгә куярга мөмкин. Ул табынны бизәп торачак, чәй дә тәмлерәк тоелачак. Чәй эчкәннән соң, өстәлне җыештырырга, махсус щетка белән тәлинкәгә ризык валчыкларын себереп алырга да, вазалар белән җиләк-җимеш-алма,груша,виноград, афлисун һәм башкаларны чыгарырга кирәк. Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.Дәреснең бурычларын билгелиләр, сорауларга җаваплар бирәләр. |
||||
II этап Белем һәм күнекмәләрне булдыру Татар халык ризыклары үзенең милли традицияләре белән бай. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар пешекчеләрне әллә никадәр ашамлыклар уйлап чыгарганнар: бал-май, чәкчәк, пәхләвә, кош теле, гөбәдия, талкыш кәләвә һ.б. Алар бу ризыкларны туган көндә, Сабан-туйда, яңа елда, ял көннәрендә пешергәннәр. Соңгы елларда, милли аш традицияләре нигездә сакланса да, пешерүдә үзгәрешләр кертелде. Чәй янына кую өчен, гөбәдия, бәлеш, пәрәмәч һәм хәзер киң таралган өчпочмак аерым урын алып тора. Камыр ашларының төрлелеге традицион табынның үзенчәлеге булып тора. Төче һәм чүпрә белән изгән әче камырны ике төрле — гади һәм татлы камыр итеп әзерлиләр. Татлы камырга май, эреткән май (кайчагында ат мае), йомырка, шикәр өстәлә . Камырны татар халкы бик тырышып һәм җиренә җиткереп әзерли. Үзенең формасы һәм нинди максат белән әзерләнүенә карап, төче камырдан әзерләнгән ашамлыклар игътибарга лаек. Аннан, күмәч кабартма, сумса , чәй ашлары һ. б. пешергәннәр. Татар ашларына әче камырдан пешергән азыклар хас. Аларга барыннан да элек ипи керә. Аннан башка көндәлек аш та, бәйрәм табыны да узмый, ул — изге азык. Элек бездә «ипидер» дип ант итү гадәте дә булган. Балаларны кече яшьтән ук ипинең һәр валчыгын җыярга өйрәткәннәр. Табында ипине гаиләнең иң өлкән кешесе кискән. Ипине арыш оныннан пешергәннәр. Баерак кешеләр генә, алар да һәрвакыт түгел, бодай ипие(күмәч ) ашаганнар. Хәзерге вакытта без арыш ипиен дә, күмәчне дә күбесенчә сатып алабыз. Ипидән тыш, әче камырдан төрле ашамлыклар әзерләнә Татар халкында эченә берәр нәрсә салып пешергән ашамлыклар үзенчәлекле һәм күптөрле.
Кыстыбый шундый иң борынгы һәм гади ашамлыклардан санала, кайбер якта аны күзикмәк , , якмыш дип тә атыйлар. Аны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә тары боткасы салып ясыйлар. XIX гасыр азакларыннан кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар. Халыкның яраткан борынгы ашамлыкларыннан берсе — төче яисә әче камырдан эченә симез ит (сарык, сыер, каз, үрдәк һ. б. ите) һәм ярма яки бәрәңге салып пешергән- бәлеш. Бәлеш зур итеп тә, кечкенә итеп тә әзерләгәннәр, аеруча тантаналы очракларда аны өсте тишекле тәбәнәк конус рәвешендә ясаганнар. Соңрак шулай эченә төрле нәрсә салып әзерләгән бөтен ашамлыкларны бәлеш дип атый башлаганнар.
Өчпочмак та традицион татар ашамлыгы, аның эченә элегрәк симез ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.
Камырдан пешергән ашамлыклар арасында пәрәмәч үзенә бертөрле урын алып тора. Элек пәрәмәчне ваклап тураган пешкән ит белән ясаганнар, эремчек пәрәмәче кебек духовкада пешергәннәр һәм иртәнге аш итеп симез ит шулпасы белән биргәннәр.
Гөбәдия дә — бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәһәр халкы әзерли. Ул катлы-катлы, түгәрәк биек бәлеш, бер генә тантана, бәйрәм табыны да ансыз гына үтми.
Татар ашлары тиз өлгерә торган татлы камырдан әзерләгән ашамлыкларга бик бай:чәлпәк , катлама, кош теле, паштет һ.б. шундыйлар. Аларны чәй янына бирәләр. Татлы камырдан пешерелә торган ашамлыклар камырга нәрсә салынуы һәм әзерләү ысулы ягыннан күп кенә төрки халыкларга хас булса да, алар оригиналь милли ашларга әверелеп, тагын да камилләшә төшкәннәр.
Шундый оригиналь ашамлыкларның берсе —чәкчәк , ул һәр туй мәҗлесендә булмый калмый. Чәкчәк кияү йортына кәләш һәм аның әти-әниләре алып килә. Юка гына җиләк-җимеш кагына төргән чәкчәк туйда аеруча хөрмәтле сыйлардан санала. Татар халкы чәйне элек-электән яратып эчә. Камыр азыклары —кабартма, коймак белән чәйкайчагында иртәнге ашны алыштыра. Чәйне каты итеп, кайнар көе, кайчагында сөт белән эчәләр. Чәй белән сыйлау татар халкында кунакчыллыкның бер билгесе булып тора.
Ашамлыкларны пешерү һәм аш-су кирәк-яраклары Милли ашларның үзенчәлеген аңлау өчен, ашамлыкларның кайда (мичтә, плитәдә, духовкада) пешерелүе зур әһәмияткә ия, чөнки аларны әзерләү ысуллары, беренче чиратта, шуңа бәйле.Татарлардагы мич тышкы яктан рус миченә охшаган. Шуның белән бергә, халыкның этник үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, алар бер-берсеннән аерыла да. Мич башы зур түгел, мич алды тәбәнәк, ә иң мөһиме мичнең бер ян ягына сылап казан утыртыла. Азыкны казанда пешергәннәр, яисә камыр ашларын казанда майда йөздереп кыздырганнар һәм мичтә пешергәннәр. Барлык төр ашлар, боткалар һәм бәрәңге күпчелек очракта казанда пешерелгән. Сөтне дә, сөттән кортны да шунда кайнатканнар. Катлама , бавырсакны һ. б. шунда пешергәннәр. Мичтә исә камыр ашлары, барыннан да бигрәк ипи пешергәннәр. Ачык ут өстендә ашамлыкларны сирәк әзерләгәннәр. Азыкны мичтә пешерү өчен чуен һәм чүлмәкләр тотканнар. Чуенда — бәрәңге, кайчагында борчаклы аш, ә чүлмәктә төрле боткалар пешергәннәр. Татар халкында бәлеш һәм гөбәдия пешерү өчен зур тирән табалар киң кулланыла. Элек татарларда , Урта Идел һәм Урал буенда яшәүче башка халыклардагы кебек үк, агачтан эшләнгән кухня кирәк-ярагы: уклаулар һәм камыр өчен куна такталар, төрле ашамлыклар әзерләнгәндә болгату һәм бәрәңге изү өчен тукмак киң кулланылган. Бүгенге көндә дә бу кухня кирәк-яраклары татар кухнясында үз урынын алып тора. Чәй табынына куела торган савыт-сабага аеруча игътибар иткәннәр. Чәйне, суынмасын өчен, кечкенә чынаяклардан эчәргә яратканнар. Түгәрәк аслы тәбәнәк чынаякларны тәлинкәсе белән бергә «татар чынаягы» дип йөрткәннәр. Чынаяклар, өлеш тәлинкәләре, шикәр һәм сөт савыты, чәй пешерү өчен чәйнек белән бергә самовар да чәй өстәленең күрке булган. Ялт итеп, өстендәге кечкенә чәйнеге белән шаулап утырган самовар рәхәтләнеп гәпләшергә өндәп торган, күңелне күтәреп җибәргән, бәйрәмдә дә, гадәти көннәрдә дә табынны бизәгән. |
||||
III этап. Күнекмәләрне ныгыту. Тиз өлгерә торган катлы камыр әзерләү технологиясе. Бу бик җайлы әзерләнә торган камыр. Аны әзерләү өчен бары 10 минут вакыт үтә. Нәтиҗәсе исә - искитмәле, йомшак, шул ук вакытта кетердәп торган катлы камыр. Майны төрлесен алырга мөмкин, акмай да, маргарин да, туңмай да ярый. Бу камырны холодильникта берничә көн сакларга мөмкин. Шулай итеп, 200 г маргарин , 1 йомырка сарысы, 100 мл каймак яки кефир яки ачыган сөт, бер чеметем тоз һәм 500 г он алабыз.Онга маргарин кушып кул белән болгатабыз. Аннары калган әйберләрне салып бетерәбез.Камыр басабыз һәм холодильникка тыгып куябыз. Печенье пешерәсезме, пирогмы - сезнең камыр әзер. Без исә сезгә тәмле печенье пешерергә тәкъдим итәбез. Камырны алып, җәябез һәм өчпочмаклар кисәбез. Аерым савытта калган йомырка агын болгатабыз., һәм тагын бер савытта 1 стакан тирәсе шикәр комы алабыз. Табага он сибәбез, һәр өчпочмакны йомырка агына манып, шикәр комына тыгып алабыз һәм коры ягы белән табага тезәбез, шикәр комлы ягы өстә калсын. Алда әйтелгән күләмдәге камырдан 4 таба печенье чыга. 180 градуста кызарганчы пешерәбез. |
||||
III этап Физкультминутка 5 “ Кунаклар “ (шигыре) Без әзерлибез табын Китереп бөтен ягын: Уртага куйдык чәчәк Чәчәк янына чәкчәк, Бавырсак һәм кош теле, Ризыклар төрле-төрле. Сумса бәлеш өчпочмак Гөбәдия һәм коймак. Ш. Галиев. |
|
|||
IV этап Белем һәм күнекмәләрне булдыру. |
||||
|
||||
V этап Физкультминутка |
||||
VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү |
||||
ТИМБИЛДИНГ Сингапур алымы кулланыла: Төркемләп эшләү алымын куллану. Ә хәзер сез үзегезнең сәламәтлегегезгә нинди бәя бирерсез икән, уйлап карагыз әле.
|
||||
VII этап Йомгаклау. 1) Нәтиҗә ясау. Өй эше. “Тәмле вакыйгалар” мәгълүмат алып килергә. |
||||
|
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.