Тема: Дөнья океаны – гидросфераның төп өлеше. Дөнья океаны һәм аның өлешләре.

  • docx
  • 03.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала география 5 класс гидросфера.docx

Число:

Укытучы:

 Класс:   5    Предмет:  география      

 

Тема: Дөнья океаны – гидросфераның төп өлеше. Дөнья океаны һәм аның өлешләре.

Тема максаты: Гидросфера һәм аның

өлешләре, аларның урнашу закончалыклары,бөтендөнья су әйләнеше турында белемнәр бирү.

2. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерерү.

3. Укучыларда фикер алыша, бәхәсләшә белү, үз фикереңне нигезли белү күнекмәләре булдыру.

4. Тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, белем алырга өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

 Дөнья океаны һәм аның өлешләрен картадан күрсәтә белергә тиеш

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан,видеофрагменттан һәм картадан таба белү, картада сәяхәт мартшрутын күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив

Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Пространство оештыру

Предметара:

тарих

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

Географик диктант. Су! Син тереклек өчен кирәк дип әйтү генә дөрес булмас: син үзең тереклек.

А. де Сент-Экзюпери. Земля людей

 

 Суның әһәмияте турында сөйләп бирегез.  Су җирдә нинди
халәтләрдә очрый? Җирдә су өч халәттә — сыек, каты (боз,кар) һәм газсыман (су пары) халәттә очрый. Җир өстендә иң күбе —сыек су; боз, кар һәм су пары азрак.

Безнең планетада су булмаган урын юк. Хәтта иң коры чүлләрдә дә һавада азмы-күпме су пары
була.

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

 Нәрсә ул гидросфера? . Җирнең су сүрүе гидросфера дип атала. Гидросфера берничә өлештән тора. Гидросфераның төп өлешен Дөнья океаны сулары тәшкил итә, ә әзрәк өлеше коры җир суларына (елгалар, күлләр, бозлыклар, җирасты сулары һ. б.) һәм атмосферадагы суга туры килә. Атмосферада су пары, су тамчылары һәм боз кристаллары бар. Суның җиңел генә бер халәттән икенчесенә күчә алуы һәм өзлексез күченеп торуы сәбәпле,  гидросфераның барлык өлешләре үзара бәйләнештә. суына һәм бик вак су тамчыларына әверелә (конденсатлаша). Бик вак су тамчылары һәм боз кристалл ары болытлар хасил итә. Болытлардан яңгыр ява, һәм шунда ук аның бер өлеше океанга кире кайта. Җил болытларны коры җиргә куып илтә һәм алардан явым-төшем яңгыр яисә кар булып җиргә төшә. Җиргә төшкән явым-төшемнең бер өлеше, җиргә сеңеп, туфракның дымын һәм җир асты суларының запасын баета, ә бер өлеше елгаларга һ.б. сулыкларга агып төшә. Елгалар суны, җир өстендәге чыганаклардан — күлләр, инешләр, эри торган бозлыклардан һәм шулай ук җир асты суларыннан җыеп, яңадан Бөтендөнья океанына кире кайтара. Океаннар өслегеннән су тагын парга әйләнә, һәм шулай итеп аның әйләнеше барлыкка килә: океан — атмосфера — коры җир — океан. Суның океаннан коры җиргә һәм коры җирдән океанга өзлексез күчеп йөрү процессы Бөтендөнья су әйләнеше дип атала. Нәрсә ул Дөнья океаны? Дөнья океаны — җир өстендәге иң күп су тупланмасы, гидросфераның төп өлеше. Ул Җир өслегенең 3/4
өлешен биләп тора. Дөнья океаны — беркайда да өзелми торган бердәм су пространствосы. Аның теләсә кайсы ноктасыннан, коры җир аша үтмичә, икенче бер ноктасына барып була. Дөнья океанында бик зур коры җир участоклары — материкларһәм чагыштырмача зур булмаган участоклар — утраулар бар.
Җирдә иң зур утрау — Гренландия (аны ярымшарлар картасында табыгыз), ләкин ул да әле иң кечкенә материк — Австралиядән 3,5 тапкыр кечерәк. Бер-берсенә якын урнашкан утраулар төркеме
архипелаг дип атала Материк һәм утрауларның океан эченә кереп торган өлешен ярымутраулар диләр. Ярымутраулар өч яктан су белән уратып алынган, ә дүртенче яктан коры җир белән тоташкан. Материклар һәм утраулар бердәм Дөнья океанын дүрт өлешкә — дүрт океанга бүлә.

Океаннар. Дүрт океан арасында иң зурысы — Тын океан. Аның мәйданы бөтен Дөнья океаны мәйданының яртысын диярлек биләп тора. Бу — Җир өслегенең өчтән бере, барлык коры җир мәйда- 
ныннан артык, шуңа күрә Тын океанны Бөек океан дип тә йөртәләр Атлантик океан мәйданы буенча икенче урында тора. Атлантик океанның төньяктан көньякка сузылышы Тын океанныкы кебек үк
дияргә була, ә көнбатыштан көнчыгышка таба сузылышы кимрәк. Һинд океаны Атлантик океаннан кечерәк. Ләкин ул биләп торган мәйданга Төньяк Америка, Көньяк Америка һәм Африка иркенләп
урнаша алыр иде. Бу океан нигездә Көньяк ярымшарда урнашкан (картадан аның нинди киңлекләрдә урнашуын билгеләгез). Төньяк Боз океаны — океаннар арасында иң кечкенәсе, ул Тын океанга караганда 14 тапкыр кечерәк. Океан — планетабызның иң төньяк өлешендә, шуңа күрә аның барлык ярлары да — көньяк ярлар. Кайбер галимнәр Антарктиданы юучы Көньяк океанны да аерып күрсәтергә тәкъдим итә. Аның төньяк чиген Африканың, Көньяк Американың һәм Тасмания утравының көньяк нокталарын тоташтыручы сызык буенча үткәрәләр (бу чикне океаннар картасында табыгыз). Океаннарның чикләре материклар һәм утраулар чикләренә туры килә. Ләкин океаннар бер-берсе белән тоташкан урында аларның төгәл табигый чикләрен билгеләп булмый. Көньяк ярымшардагы
өч океан арасындагы чикне шартлы рәвештә Африканың, Көньяк Американың һәм Тасмания утравының иң кырый нокталарыннан Антарктидага юнәлгән меридианнар буенча билгелиләр (атластагы
океаннар картасын кара). 3. Диңгезләр, култыклар һәм бугазлар. Барлык океаннарда да диң- 
гезләр һәм култыклар бар. Диңгез — океанның утраулар һәм ярымутраулар белән бүленеп
алынган бер өлеше, океаннан суының үзлекләре, анда яшәүче тереклек ияләре белән аерылып тора.

Материкка карата урыныннан чыгып, диңгезләрне эчке һәм кырый диңгезләргә бүләләр. Эчке диңгезләр дип һәр ягыннан да диярлек коры җир белән чикләнгән диңгезләргә әйтәләр, мәсәлән
Кара диңгез. Материк кырыйларында урнашканнарын кырый диңгезлэр диләр. Кырый диңгезләргә мисал булып Беринг диңгезе тора. Атлантик океанда «ярсыз диңгез» — Саргасс дицгезе бар, аның
чикләрен океан агымнары ясый. Култык — океанның, диңгезнең коры җиргә бик нык эчкә кереп
торган өлеше. Суының үзлекләре, агымнарының үзенчәлекләре, организмнарының төре буенча култыклар гадәттә «үзләренең» океаннарыннан яисә диңгезләреннән артык аерылып тормыйлар. Бугаз — ике яктан да материк яисә утрау ярлары белән чикләнгән, чагыштырмача киң булмаган су пространствосы.

                                                           III  этап Физкультминутка

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Ярымшарлар картасында Җирдәге барлык мате- 
рикларны мәйданнары кечерәю тәртибендә күрсәтегез. Контурлы картага төшерергә.

Атлас карталарыннан файдаланып билгеләгез: а) Кызыл;
б) Карск; в) Гарәбстан; г) Балтыйк; д) Охота диңгезләре эчкеме әллә
кырый диңгезләрме. Алар нинди океаннарның өлеше булып тора?

БИРЕМ, а) Беринг бугазы; б) Магеллан бугазы нинди океаннарны
тоташтыра? Бу бугазлар нинди материкларны яисә утрауларны
аерып тора?

 Контурлы картага төшерергә.

 

 

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Бирем  1, 102 бит

VII этап Йомгаклау

Нәтиҗә ясау.

Билгеләр кую

Өй эше:  

1.П 19 укырга, 98-102 бит.

Булдыра алам дип санаган укучыларга: океан өстеннән
парга әйләнүдән хасил булган су тамчысының сәяхәте турында хикәя
языгыз.