Число:
Укытучы: Л.И. Григорьева
Класс: 6 Предмет: география
Тема:. Ел фасыллары. Тропик һәм поляр түгәрәкләр.. |
||||
Тема максаты: Төрле ел фасылларының характерлы билгеләре, үзенчәлекләре турында күзаллауны ныгыту. 2. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерерү. 3. Укучыларда фикер алыша, бәхәсләшә белү, үз фикереңне нигезли белү күнекмәләре булдыру. 4. Табигатькә карата сакчыл караш , соклану хисе тәрбияләү.. |
||||
Планлаштырылган нәтиҗә Ел фасылларының характерлы билгеләрен, үзенчәлекләрен белергә тиеш |
Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү |
|||
Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру |
||||
Танып белү: информацияне китаптан,видеофрагменттан һәм картадан таба белү, картада сәяхәт мартшрутын күрсәтә белү, укыганны анализлау |
||||
Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау. Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.
|
||||
Пространство оештыру |
||||
Предметара: экология
|
Эш формасы: Катнаш |
Ресурслар: Дәреслек ноотбук |
||
Дәрес барышы |
||||
I этап Эшкә кызыксыну тудыру |
||||
1. Исәнләшү 2. Укучыларны барлау 3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү. Географик диктант. Ел фасыллары, җәйге кояш торгынлыгы көне, кышкы кояш торгынлыгы көне, яз көн – төн тигезлеге көне, көзге көн – төн тигезлеге көне.
|
||||
II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру |
||||
Елның дүрт фасылы Ел тәүлеге дүрт фасылга бүленәдер: яз, җәй, көз, кыш. Яз айлары: март, апрель, май. Җәй айлары: июнь, июль, август. Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь. Кыш айлары: декабрь, гыйнвар, февраль. Бу айларның кайсысы утыздан, кайсысы утыз бердән килеп, февраль ае гына 28-29 дан киләдер. Февраль бер генә ай булганга, аның утыздан ким килгәнлеген истә тотып буладыр. Әмма башка айлар төрлечә булганлыктан, ничәдән килгәнлеге күп вакыт истән чыгадыр. Шуларны онытмас өчен «апиюнсено» кагыйдәсе күп ярдәм итәдер. «Апиюнсено» кәлимәсендә дүрт ай исемнәренә ишарә кылынгаңдыр: ап — апрель, июн — июнь, се — сентябрь, но — ноябрь. Бу дүрт ай дүртесе дә утыздан киләдер. Әгәр «апиюнсено» кәлимәсен искә төшерелсә, айларның ничәдән килгәнлеге тугърысында саташылмыйдыр. Безнең илдә ел дәвамында
дүрт ел фасылы — кыш, яз, җәй, көз алмашына.
Россиянең барлык урынында да диярлек кышын салкын, Кояш хәтта
көн уртасында да горизонт өстендә түбән тора, көннәр
бик кыска. Язга якынлашкан саен көннәр озыная бара:Кояш горизонт
өстеннән биеккәрәк күтәрелә
һәм яктырак яктырта. Җәй килә.
Кояш иртә чыга, соң бата, көн уртасында горизонт
өстеннән биектә тора. Көзгә таба Кояшның
горизонт өстеннән биеклеге тагын кими, көннәр
кыскара, температура төшә.
Күзәтүләрдән күренгәнчә, Кояш
горизонт өстеннән никадәр биегрәк булса, аның
нурлары да шулкадәр текәрәк төшә, көн
шулкадәр озынрак була. Мондый бәйлелек Борынгы Греция
галимнәренә инде билгеле була («Климат» сүзе грекча
«клима»дан ясалган, «авыш» дигәнне аңлата). Кояшның
горизонт өстеннән биеклеге үзгәрү
Җирнең Кояш тирәли әйләнүе белән
аңлатыла. Бу вакытта Җир күчәре һәрвакыт бер
якка авыш, һәм ул бер ноктага — Поляр йолдызга
юнәлгән. Җир күчәренең Җир орбитасы
яссылыгына карата авышлык почмагы 66,5° ка тигез. Шул сәбәпле ел
дәвамында Кояш йә Төньяк |
||||
III этап Физкультминутка |
|
|||
IV этап Белем һәм күнекмәләрне ныгыту |
||||
Яз март аеннан башлана. Инде көн урталарында кояш шактый җылыта башлый. Кояш инде күктә, кыштагы кеби күренеп кенә китмичә, озак тора башлый. Шунлыктан көннәр озая, төннәр кыскара. Карлар, бозлар эриләр. Су өстендә көймәләр, пароходлар, ак фаруслар пәйда була. Кышның озынлыгыннан, салкынлыгыннан ялыккан кошлар, хайваннар инде җанланалар. Әкрен-әкрен чебеннәр, черкиләр, күбәләкләр күренә башлыйлар. Кыйбла якка вакытлыча киткән канатлы кунаклар үземезгә кайталар. Кырларда, болыннарда яшеллекләр күренеп, агач башларында кошлар чырылдаша башлыйлар. Агачлар, куаклар яфрак ярып зиннәтләнәләр. Һәр җирдә тереклек, хәят, күңеллелек башлана. Кәлимә — сүз. Фарус (парус) — җилкән, парус. Җәй Июнь аеннан җәй башлана. Бу айда кояш күк йөзендә бүтән айларга караганда да күбрәк торадыр. Шунлыктан көннәр бу айда бигрәк озын буладыр. Үсемлекләр күптән чәчәк аттылар; кошлар, хайваннар балаларын җитештерделәр. Кура җиләк, чия кеби җимеш агачлары үзләренең җимешләрен бирделәр. Кошлар, хайваннар үз балачыкларын, башка чыгарган кеби итеп, ярдәмнәреннән ташлап, үз гакыллары берлән торырга калдырдылар. Шәһәр халкының баераклары сайфияләргә күчтеләр, фәкыйрь сыйныф кояш эссесенә пешәргә шәһәрдә калдылар. Авыл халкының иң күп мәшәкатьле чаклары җитте: иген урасы, кибән өясе, ашлык сугасы бар. Җәй җиткән. Кыйбла як — көньяк (җылы як). Хәят — тереклек. Сайфия — дача. Көз Кояш көннән-көн түбән төшә башлады. Көннәр кыскарды. Салкын җилләр истеләр. Вак тамчылы һәм бертоташтан ява торган яңгырлар явалар. Сайрап торган кошларның тавышлары басылды. Кыр хайваннары, ерткычлар үзләренең ояларына тулдылар. Җанлылык, тереклек бетте. Кыш Кыш декабрь аеннан башлана. Кояшның җылылыгы тагы да кимеде. Гәрчә ул каймакта яктырса да, җирне җылытмый. Җир ап-ак кар юрганы астында калды. Сулар, елгаларга боздан күперләр салынды. Кошлар, хайваннарга туңарга, ачыгырга вакытлар җитте. Язда һәм җәйдә бу салкынлык вә ачлык вакыты өчен алдан азык вә җылылык хәзерләп куя алганнарга кыш бик үк уңайсыз булмый.
|
||||
III этап Физкультминутка |
||||
IV этап Белем һәм күнекмәләрне ныгыту |
||||
|
||||
VII этап Йомгаклау Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую Өй эше: § 3 укырга, 18- 22 бит. |
||||
|
Дата |
Төньяк ярымшар |
Көньяк ярымшар |
22 июнь |
1. Көн төннән ... 2. Т.к. нең 23,5° лы 3. Т.к. нең 66,5° лы |
1. Көн төннән ... 2. К.к. нең 23,5° лы 3. К.к. нең 66,5° лы |
23 сентябрь |
1. Көн төнгә ... |
1. Көн төнгә ... |
22 декабрь |
1. Көн төннән ... 2. Т.к. нең 23,5° лы 3. Т.к. нең 66,5° |
1. Көн төннән ... 2. К.к. нең 23,5° лы 3. К.к. нең 66,5° лы |
21 март |
1. Көн төнгә ... |
1. Көн төнгә ... |
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.