Тема: Гади механизмнар..

  • docx
  • 03.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала 7 кл физика гади механизм2.docx

Число:

Укытучы:

 Класс   7    Предмет физика      

 

Тема: Гади механизмнар..

·         Тема максаты: Гади механизмнар төшенчәсен аңлату; көчтән отыш алу;

Гади механизмнарга билгеләмә; рычагның тигезләнеш шартын күрсәтү;

·         Күчмә һәм кузгалмас блок төшенчәләрен аңлату

Планлаштырылган нәтиҗә

Ышкылу көченең барлыкка килү сәбәпләрен  белергә тиеш.

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан, күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Пространство оештыру

Предметара:

Математика  

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

 Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

ТЕСТ

1.       

1.      Шнурда эленеп торган йөк. Механик эш башкара.

2.      Автобуста утырып баручы кеше. Механик эш башкара.

3.      Бүлмәдә өчып йөрүче чебен, механик эш башкара.

4.      Скрипкада уйнаучы кыз, механик эш башкара.

5.      Һавадагы болытларны куучы җил, механик эш башкара.

6.      Мәсьәлә чишүче компьютер , механик эш башкара.

Билгеле бер вакыттан соң мәсәләләрне җаваплары тикшерелә

 

1мәсәләнең җавабы = юк. Торып басыгыз әле.

2 мәсәләнең җавабы =юк .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

3 мәсәләнең җавабы =әйе .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

4мәсәләнең җавабы =әйе .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

5мәсәләнең җавабы =әйе.Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

6.      мәсәләнең җавабы =юк .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

Әйе бик дөрес кеше хезмәтен җиңеләйтү өчен кулланыла торган кораллар. Аларны механизмнар дип атыйлар. Безнең бүгенге дәресебезнең темасы “Гади механизмнар” дип атала.

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

Моннан 3 мең еллар элек Борынгы Мисырда пирамидалар төзегәндә авыр таш плиталарны рычаглардан, Хеопс пирамидасын төзегәндә блоклардан файдаланганнар. Көчне үзгәртүгә хезмәт итә торган җайланмаларны механизмнар дип атыйлар.Алар күпчелек очракта көчтән отыш алу өчен, ягни җисемгә тәэсир итүче көчне берничә тапкыр арттыру өчен кулланыла.

Рычаг- кузгалмас таяныч тирәсендә әйләнә ала торган каты җисем ул.

Турыдан – туры кул көче белән күчерү мөмкин булмаган авыр әйберләрне (таш, шкаф, станок) кешеләрнең озын һәм нык таяк, ягни рычаг ярдәмендә урыныннан этеп күчерүләре һәркемгә билгеле.

Гади механизмнарга рычаг һәм аның аерым төрләре- блок, чыгыр, авыш яссылык һәм аның аерым төрләре- чөй, винт керә. Авыш яссылык-авыр әйберләрне көч куеп күтәрмичә генә ниндидер биеклеккә күтәрү өчен кулланалар.Мондый җайланмаларга пандус, эскалатор.Авыш яссылыкның почмагы никадәр кечкенә булса, йөкне югарыга күтәрү өчен әзрәк көч куела. Чөй— призма формасында, бирелгән җисемне кисәкләргә аеру өчен кулланыла. Чыгыр-бер күчәр тирәсендә әйләнә ала торган 2 тоташкан көпчәк.

Күпчелек очракларда гади механизмнарны көчтән отыш алу өчен, ягъни җисемгә тәэсир итүче көчне берничә тапкыр арттыру өчен кулланалар.

 

                                                           III  этап Физкультминутка

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 

Укучылар китап белән эшлибез. Китапта 164 нче рәсем.

 

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

 173 бит. 1-3 сорауларга жавап бирергә.

 

 

VII этап Йомгаклау.

1)      Нәтиҗә ясау.

Өй эше.  § 57 читать, стр. 171- 172 .

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Файдасы

Зыяны

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Файдасы

Зыяны

 

 

 

 

 

 

Файдасы

Зыяны

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Чана шуганда”
Биек, биек тау битендә
Чана шуып уйныйбыз;
Ярышабыз, узышабыз
Матур җырлар җырлыйбыз.
Тау битенә менәбез дә,
Таудан шуып төшәбез.
Кошлар сыман бер-бер артлы
Түбән таба очабыз.
Шәп шуалар, ашкыналар

Безнең ярсу чаналар,
Бар урамнан җыелганнар
Тау шуарга балалар.
Тау башыннан түбән таба.
Рәхәт чана шуарга.
Тик тауга менүе авыр,
Бик арыла шуңарга.
ин зур үскәч бу чанага
Мотор куярмын әле.
Рәхәтләнеп тауга каршы.
Чана шуармын әле.