Тема: «Тоташкан савытлар» темасына Тема: Магнит кыры индукциясе. Магнит агышы. чишү..

  • docx
  • 03.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала 9 кл физика электромагнитик индукция.docx

Число:

Укытучы:

 Класс   9    Предмет физика      

 

Тема: Магнит кыры индукциясе. Магнит агышы.

Тема максаты: . Электромагнитик индукция күренешен өйрәнү. Бу ачышның тарихы, аның кешелек өчен әһәмияте. Электр һәм магнит кырлары турында белемнәрне тирәнәйтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан, күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Пространство оештыру

Предметара:

математика

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

 Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

 

 

 

                                                          

 

I I этап  Белем һәм күнекмәләрне булдыру.

 

Электромагнитик индук ц ия күренеше ачылу тарихы.  XIX гасыр башында күп галимнәр ”магнит кыры ярдәмендә электр тогын тудырырга” тырышкан. Инглиз галиме Майкл Фарадей 1822 елда “Магнит күренешен электрга әверелдерергә” дип язып куя. Проблеманы хәл итү өчен аңа 10 еллык хезмәт кирәк була.

1831нче елның 29 августында М. Фарадей электромагнитик индукция күренешен ача. Электромагнитик индукция күренеше: Йомык үткәргеч контуры аша узучы магнит агышының һәрбер үзгәреше вакытында бу үткәргечтә электр тогы барлыкка килә, һәм ул магнит агышының үзгәрүе барышында булып тора.

Электромагнитик индукция күренеше XIX гасырның беренче яртысындагы иң мөһим ачышның берсе. Электротехника һәм радиотехника фәннәре барлыкка килүгә һәм үсешенә этәргеч була.

Электр генераторлары – ток чыганаклары төзелә. Рус галимнәре Э.Х.Ленц, Б.С.Якоби һ.б. электротехникада үзләренең өлешләрен кертәләр.

 

 

 

 

III этап Физкультминутка

I Vэтап Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 

Демонстрацион тәҗрибәләр.

Дәреслектәге125 нче а) рәсеме буенча. Гальванометрга тоташтырылган кәтүк эченә магнит керткәндә,

гальванометрның угы тайпыла – кәтүк чылбырында индукцион ток барлыкка килә. Магнитны кәтүктән

чыгарганда ук кирегә авыша. Димәк, ток капма – каршы юнәлешкә үзгәрә.

 

Ток бары тик магнитның кәтүккә карата хәрәкәте вакытында

була.

Дәреслектәге 125( б) рәсеме буенча тәҗрибә. Хәрәкәтсез магнитка кәтүкне кидерәбез һәм салдырабыз.

Кәтүкнең магнитка хәрәкәте вакытында ток барлыкка килә. Дәреслектәге 126 нчы рәсем буенча тәҗрибә.

Бер кәтүк ток чыганагына тоташкан , икенчесе гальванометрга. Чылбырны өзгән һәм ялгаган

вакытта икенче кәтүктә индукцион ток барлыкка килә. Өзгечне кушканда һәм аерганда дә ток барлыкка килә.

Дәреслектәге 127 нче рәсем буенча тәҗрибә. Магнит кырында үткәргеч рамканы (контурны) борганда

контурда ток барлыкка килә. Карап үтелгән барлык тәҗрибәләрдә дә, үткәргеч биләгән мәйдан аша үтүче магнит агышы үзгәргәндә, индукцион ток барлыкка килә.

 

V Физкультминутка

VI Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

 

Без нинди күренешне өйрәндек?

2) Тәҗрибәләр нинди максат белән куелды?

3) Нинди шарт үтәлгәндә индукцион ток барлыкка килде?

4) Электромагнитик индукция күренеше нидән гыйбарәт?

5) Бу күренешнең әһәмияте нәрсәдә?

 

 

VII этап Йомгаклау.

1)      Нәтиҗә ясау.

2)      Билгеләр кую

Өй эше.