Бу дәрес укучыларны өчпочмак төрләре :турыпочмаклы, кысынкыпочмаклы, җәенкепочмаклы өчпочмаклар белән таныштыру; чагыштырырга,
үлчәргә,сызарга өйрәтү;геометрик фигураларны аера һәм таный белү өстендә эшләүне күздә тотып ижади фикерләү сәләтләрен үстерү; алдагы тормышта куллану очен образлы күзаллау булдыру; төркемнәрдә эшләүне оештыру максатыннан чыгып эшләнде.
Математика 4 класс
Тема: Өчпочмак төрләре.
Максат: укучыларны өчпочмак төрләре :турыпочмаклы,кысынкыпочмаклы,
җәенкепочмаклы өчпочмаклар белән таныштыру; чагыштырырга,
үлчәргә,сызарга өйрәтү; фикерләү сәләтләрен үстерү;
1.Яңа теманы аңлату. 3 төркем.
Укучылар класстагы предметларга күз салыгыз әле. Кайсы предметларда
туры почмаклар бар?(Укучылар әйтәләр)
Ә хәзер,әйдәгез китапның һәм партаның почмагын үлчәп карыйк.
Ничек үлчибез?(Турыпочмаклы линейка белән)
Почмак ничек барлыкка килә? Бер ноктадан чыккан 2нур почмак төзи.
Нинди почмаклар бар? (туры,кысынкы ,җәенке почмак) СЛАЙД
90 градуска тигез булган почмактуры почмак дип атала.
Нинди почмак кысынкы почмак була?(Туры почмактан кечерәк почмак)
Нинди почмак җәенке почмак була?(Туры почмактан зуррак почмак)
2.Уку проблемасы кую.
Сезнең алдыгызда геометрик фигуралар ята.Нинди фигуралар ?
Бу өчпочмаклар турында нәрсә әйтә аласыз? Аларның охшаш яклары һәм
аермалыклары табыгыз.Аермалыклары нәрсәдә?
Бүген без сезнең белән шушы сорауга җавап эзләрбез.
3.Уку проблемасын адымлап чишү. СЛАЙД
Охшаш яклары:
А 3 түбәсе,3 ягы, 3 почмагы булган фигура
өчпочмак дип атала.Хәрефләр белән тамгалана.
Түбәләре:А,В,С нокталары.
Почмаклары:АВС,ВАС,ВСА.
Яклары: АВ,ВС,СА кисемтәләре.СЛАЙД
В
С
Һәр төркемдә өчпочмаклар. В
В
А
С А
С С
А
1 төрк. 2 төрк. 3 төрк.СЛАЙД
Аермалыклары: почмаклары төрле.
1т. 1почмагы туры булган өчпочмак турыпочмаклы өчпочмак дип атала.(А
почмагы туры,В һәм С почмагы кысынкы)
2т.Барлык почмаклары кысынкы булган өчпочмак кысынкыпочмаклы
өчпочмак дип атала. (А,В,С почмаклары кысынкы)
В3т.1 почмагы җәенке булган өчпочмак җәенкепочмаклы өчпочмак дип атала.
(С почмагы җәенке, А,В почмаклары кысынкы)
4. Иҗади эш. Һәр төркем үзләрендәге өчпочмакларны сыза.
1т. турыпочмаклы өчпочмак сыза.
2т.кысынкыпочмаклы өчпочмак сыза.
3т.җәенкепочмаклы өчпочмак сыза.(исемнәрен язалар)
.Хәзер күрше төркемдәге өчпочмакларны сызасыз,исемен язарга.
5.Бу кеше нәрсәләрдән тора?Нинди өчпочмаклардан? СЛАЙД
Турыпочмаклы
өчпочмактан.
өчпочм.,кысынкыпочмаклы,җәенкепочмаклы
1т.кысынкыпочмаклы өчпочмакларны әйтә.
2т.җәенкепочмаклы өчпочмакларны әйтә.
3т.турыпочмаклы өчпочмакларны әйтә.( Номерларын атый)
6. Рефлексия һәм бәяләү этабы.
1.Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек?Нәрсәләр эшләдек?
Нәрсәгә ирештек?