ТУКАЙ ШИГЫРЕ.

  • Видео
  • Видеоуроки
  • Работа с родителями
  • mp4
  • 26.12.2018
Публикация в СМИ для учителей

Публикация в СМИ для учителей

Бесплатное участие. Свидетельство СМИ сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Экранда Г.Тукайның кечкенә чагы, әнисе-әтисенең рәсемнәре, туган авылы күренеш¬ләре күрсәтелә. Бар тараф тын, ник шылт иткән тавыш булсын. Әле яңа гына үзенең бетмәс-төкәнмәс ыгы-зыгылары, борчу мәшәкатьләре, шау-шулары белән гөжләп торган дөнья кисәк тынып кала... Бар дөнья ниндидер бер тылсым, могъҗиза көткәндәй тынып калган. Җиһанга, тереклекнең дәвамчысы булган, сабый аваз салды. Әлеге саф, самими аваз, гүя бер сихри аһәң булып, бар дөньяны иркәләп, назлап, һаман да югарыга күтәрелеп, галәм киңлекләренә таралды. Бу сихри аваз дулкыннарыннан бар җиһан кабат җанланып китте. Җиргә яңа кеше килүенә куанып, күктә кояш көлә, сайрар кошлар, мәгълүм бер музыкантлар төсле, матур көйләр суза. Сабый туды!
Иконка файла материала видеоролик ХАСАНОВ Раяз, Нәни Апуш.mp4