Число:
Укытучы: Л.И. Григорьева
Класс 7 Предмет физика
Тема: «Тоташкан савытлар» темасына мәсьәләләр чишү.. |
||||
Тема максаты: «Тоташкан савытлар» төшенчәсе турында алган белемнәрне системалаштыру, төп терминнарны һәм законнарны кабатлау. Үстерү максаты: укучыларның мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү.
|
||||
Планлаштырылган нәтиҗә «Тоташкан савытлар» исәпли белергә тиеш. |
Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү |
|||
Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру |
||||
Танып белү: информацияне китаптан, күрсәтә белү, укыганны анализлау |
||||
Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау. Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.
|
||||
Пространство оештыру |
||||
Предметара: География
|
Эш формасы: Катнаш |
Ресурслар: Дәреслек ноотбук |
||
Дәрес барышы |
||||
I этап Эшкә кызыксыну тудыру |
||||
1. Исәнләшү 2. Укучыларны барлау 3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү. Укытучы: Тоташкан савытларга билгеләмә биреп карыйк: Укучылар:Үзара сыеклык йөри алырлык итеп тоташтырылган савытларны тоташкан савытлар дип атыйлар. Укытучы. Тоташкан савытлар шуның белән уңайлы. Аның берсенә салынган сыеклык шунда ук икенчесенә дә күчә. -Сезнең алда тоташкан савыт- үзара резин трубка белән тоташкан ике пыяла көпшә. Аның уртасы кыстыргыч белән ябып куелган, икенче гына сыеклык салынган. Әгәр кыстыргычны алсак нәрсә күзәтелер? Укучылар үз фикерләрен әйтә. Укытучы.(кытыргычны ача) әгәр трубканың берсен авыштырсам нәрсә булыр? Укытучы. Әгәр трубкаларның берсенә май салсак нәрсә булыр? Әгәр трубкаларның берсенең башын бөке белән томаласам нәрсә булыр? Әйдәгез, бергәләп тоташкан савытларда сыеклыкның тигезләнеш шартын чыгарыйк.
Укучылар группаларда биремнәрне эшлиләр, нәтиҗә чыгарып битләргә язалар. Биремнәр : 1 группа. Тоташкан савытларга су салыгыз һәм көпшәләрне төрле якларга авыштырып карагыз. Су тынычлангач, өслеге ничек урнаша? Укучылар:
2 группа. Төрле формадагы тоташкан савытка су салыгыз. Су тынычлангач, савытлардагы су өслеге ничек урнаша?
. Тоташкан савытларның бер тармагына су, икенчесенә май салыгыз. Сыеклыклар тынычлангач, өслекләре ничек урнаша?
Укытучы. Соңгы очракта без тоташкан савытлар турында законның үтәлмәгән очракларын күрдек. Димәк, һәр физик законның да кулланылу чиге бар икәненә тагын бер кат ышанырга була. Соңгы очракта күзәтелгән күренешне капилляр күренешләр дип атыйлар. Аны үсемлекләрнең җирдән кирәкле микроэлементлар суыруында, кешенең кан системасында күзәтергә мөмкин. Бу очраклар инде чылану күренеше белән бәйле. Бу күренеш белән ныклабрак өлкән сыйныфларда танышырсыз.
Ә хәзер күзәтүләргә нәтиҗә ясыйк:
-Теләсә нинди формадагы һәм кисемдәге тоташкан савытлар эчендәге бериш сыеклыкның ачык өслекләре бертигез биеклектә урнаша.
— Басымнар тигез булганда, тыгызлыгы зуррак булган сыеклык баганасы тыгызлыгы азрак булган сыеклык баганасыннан кечерәк булыр. |
||||
II этап беренчел ныгыту |
||||
Укытучы: . Безнең илдә иң өлкән фонтаннар булып Санкт-Петербург шәһәрендәге Петергоф фонтаннары тора. Петр баштарак кечкенә фонтаннар каскады гына төзергә тели. 1720 нче елда Ропшин калкулыгында су чыганаклары табыла. Аннан киңлеге 6, тирәнлеге 2 м, озынлыгы 24 км булган канал төзелә башлый. Бу суүткәргечнең төзүчесе беренче инженер гидравлик В.Туволков була. Бу каналны эшләүдә көн саен 2 шәр меңнән артык кеше катнаша. Баштагы агач трубалар бик тиз череп эштән чыкканлыктан, чуен торбалар кулланыла. Бу каналлар буйлап су Ропшин калкулыгыннан үз агымы белән Петр сараеның Югары бакчаларына килә. Монда фонтаннар биек булмаса да, Түбән парк аннан 16 м га түбәндәрәк булганлыктан, фонтаннар тагын да биеккә күтәрелә. Алар, туры Диңгез каналы аша Фин култыгына агып төшә. Күпләр Петр сараеның фонтаннары насослар ярдәмендә эшли дип уйлыйлар. Чөнки Франциянең атаклы Версаль сарае фонтаннары насосларны эшләтү бик кыйбатка төшкәнлектән, атнага 2 көн 2 шәр сәгать кенә эшлиләр. Ә Петергофта фонтаннарны җәй көне тәүлек әйләнәсе күзәтергә була. Безнең башкалабыз Казанда да фонтаннар күп. Г. Камал театры каршындагыларын җырлаучы фонтаннар дип йөртәләр. Аларның агымы музыка ритмына көйләнә. “Су анасы”фонтаны Бауман урамына куелган. Исеменнән күренгәнчә, ул Тукайның әкият герое исемен йөртә. Белмәгән кешеләр аны Андерсен әкияте героинясы исеме белән “Русалочка” дип тә йөртәләр. Иң борынгы фонтаннар булып 19 нчы гасырда ук төзелгән фонтаннар санала. Алар Кара күл бакчасында, Президент сарае каршында, опера театры артында урнашканнар. Иң биеге буып 50 м биеклеккә кадәр күтәрелүче Кабан күлендә Камал театры артындагы фонтан санала. Гейзерллар турында ниләр беләсез? Җавап бирәләр. Ә гейзерларны исә табигый фонтаннар дип санарга мөмкин. Алар илебезнең Камчатка өлешендә урнашканнар. Гейзерлар аланы Россиянең 7 могҗизасы исемлегенә кергән. Чишмәләрдә дә тоташкан савытлар законы ничек үтәлә? Җавап бирәләр. Рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле? Сезгә танышлары юкмы?Җавап бирәләр.Тарих дәреслекләре буенча беләбез яки юк. Суткәргеч системалар да тоташкан савытлар законына буйсына. Ләкин монда су башнясына чистартылган суны насослар ярдәмендә тутырырга туры килә. Ә кулланучыга су үз басымы ярдәмендә бара. . |
||||
III этап Физкультминутка |
|
|||
IV этап Белем һәм күнекмәләрне ныгыту |
||||
Мәсьәләләр. (3, 4, 15, 16, 25, 26 нчы түгәрәкләр) Малайның һәр ботинкасының табанының мәйданы 150 см2, массасы 45 кг булса, ул карга нинди басым ясый?
45 кг массалы малай чаңгыда басып тора. Һәр чаңгының таяну мәйданы 1500 см2 булса, ул карга нинди басым ясый?
Тәгәрмәчнең рельс белән орыну мәйданы 4 см2 булса, 36 тонналы дүрт күчәрле вагон рельсларга нинди басым ясый?
Йөк белән ике күчәрле прицепның массасы 2,5 т. Әгәр һәр көпчәкнең юлга орыну мәйданы 125 см2 булса, прицепның юлга ясаган басымын табыгыз.
Гидравлик прессның кечерәк пешкәгенең мәйданы 10 см2. Аңа 200 Н лы көч тәэсир итә. Зуррак пешкәгенең мәйданы 200 см2 булса, аңа нинди көч тәэсир итә?
Гидравлик прессның зуррак пешкәгенең мәйданы 180 см2. Аңа 18 кН лы көч тәэсир итә. Кечкенә пешкәгенең мәйданы 4 см2 булса, аңа нинди көч тәэсир итә?
|
||||
V этап Физкультминутка |
||||
VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү |
||||
Мәсьәләләр. (3, 4, 15, 16, 25, 26 нчы түгәрәкләр) Малайның һәр ботинкасының табанының мәйданы 150 см2, массасы 45 кг булса, ул карга нинди басым ясый?
45 кг массалы малай чаңгыда басып тора. Һәр чаңгының таяну мәйданы 1500 см2 булса, ул карга нинди басым ясый?
Тәгәрмәчнең рельс белән орыну мәйданы 4 см2 булса, 36 тонналы дүрт күчәрле вагон рельсларга нинди басым ясый?
Йөк белән ике күчәрле прицепның массасы 2,5 т. Әгәр һәр көпчәкнең юлга орыну мәйданы 125 см2 булса, прицепның юлга ясаган басымын табыгыз.
Гидравлик прессның кечерәк пешкәгенең мәйданы 10 см2. Аңа 200 Н лы көч тәэсир итә. Зуррак пешкәгенең мәйданы 200 см2 булса, аңа нинди көч тәэсир итә?
Гидравлик прессның зуррак пешкәгенең мәйданы 180 см2. Аңа 18 кН лы көч тәэсир итә. Кечкенә пешкәгенең мәйданы 4 см2 булса, аңа нинди көч тәэсир итә?
|
||||
VII этап Йомгаклау. 1) Нәтиҗә ясау. Өй эше. § 40укырга, 117-123 бит. |
||||
|
||||
|
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.