Урок по географии Дөнья турында борынгы күзаллаулар (Борыгы Кытай, Борынгы Египет, Борынгы Греция, Борынгы Рим).

  • docx
  • 19.10.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала география 5 класс ТАШ ГАСЫР.docx

Число:

Укытучы: Л.И. Григорьева

 Класс   5    Предмет география      

 

Тема: Дөнья турында борынгы күзаллаулар (Борыгы Кытай, Борынгы Египет, Борынгы Греция, Борынгы Рим).

Тема максаты: Сәяхәтләр һәм ачышларның географик белемнәр үсешен үстерүгә йогынтысын аңлатырга;

-Борынгы кешеләрнең Тын океан буйлап озак сәяхәт иткәннәрен ачыкларга.

- Тур Хейердалның “Кон-Тики”да сәяхәтенең әһәмиятен аңлата алырга һәм моның белән ул нәрсә дәлилләгәнен белергә.

 

Планлаштырылган нәтиҗә

·         Ярымшарлар картасы буенча Тын океанын таба белергә һәм андагы берничә утрауны күрсәтә белергә;

·         -Контурлы картага дәреслектә бирелгән обьектларны төшерә белергә.

·         Картада Тур Хейердалның сәяхәт маршрутын курсәтә белергә һәм контурлы картага төшерә белергә.

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан,видеофрагменттан һәм картадан таба белү, картада сәяхәт мартшрутын күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив

Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Төп төшенчәләр:  глобус,  географик карта, урынның планы, аэрофоторәсем, космик  сүрәт

Пространство оештыру

Предметара:

тарих

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

 

Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

 Корабларга утырып бер
Еракларга китәр идем.
Күп җирләрне күрер идем,
Океаннарга җитәр идем.
Җир шарында булган бик күп
Диңгезләрне гизәр идем.
Тозлы диеп тормас идем -
Туйганчы бер йөзәр идем.
Иртәләрен палубада
"Сәлам, кояш!" дияр идем.
Экваторны узар идем,
Күрер идем бозлар илен.

 

Сүз нәрсә турында барды? Кем әйтә?

Укучылар фикере тыңлана.

Дөрес укучылар.

Сәяхәтләртурында.

Димәк без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез

Сезнең үзегезнең сәяхәт иткәнегез бармы ? Кайларда булдыгыз?

Укучылар фикере тынлана.

Укучылар үз фикерләрен җиткерәләр.

Хәзерге заманда кешеләр ничек сәяхәт итә соң?

Сезнең каршыгызда 4 ак бит ята. Хәзер сез аны өскә каратып 4 сүз язасыз.

Һәр группа да 16 җавап булырга тиеш. Беренче группа икенче группа белән алышына. Җавапларны карыйбыз. 1№1 нәрсә яздын

2 №4 нәрсә яздын. Чыннан да хәзерге заманда сәяхәт итү өчен мөмкинлекләр күп. Килешәсезме?.

 

Теләсә кайсы сәяхәтче алдында нинди кыенлыклар туарга мөмкин?

 

Сәяхәт - кая да булса бару, тирә-якны күзәтү.

Поезд, самолет, велосипед, вертолет, чангы, җиңел машина, автобус, җияуле, сал, көймә, космос, корабль,

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

 Без сезнең белән хәзерге сәяхәтләр турында сөйләштек.

Ә таш гасырда кешеләр җир өслегендә ничек сәяхәт иткәннәр сон? Әйдәгез искә төшерик әле, таш гасыр дип нинди гасырны әйтәбез?

Сез тарих предметы укый башладыгыз. Беләсез. (Укучылар таш гасырны әйтеп бирәләр)

Безнең дәрес укучылар бүген сәяхәт кенә түгел ,

Ә таш гасыр сәхәтчеләре эзеннән дип атала

Нәрсә аларны сәяхәткә этәргән сон?

Борынгы сәяхәтчеләр кемнәр булган сон?

Китапка мөрәҗәгать итәбез:

Сорауларга җавапны безгә китап һәм үзегезнең алдагы белемнәрегез бирәчәк.

Сезгә 4 минут вакыт бирелә.

Дәфтәргә теманы язып куялар.

 

Борынгы кешеләрнең Тын океан буйлап озак сәяхәт иткәннәрен ачыкларга

 

                                                           III  этап Физкультминутка

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 

 Укучылар картага күз салыйк әле. Ярымшарлар картасыннан Тын океанын табабыз. Карыйк әле, анда күпме утрау бар! Утраулар океан кырыенда гына түгел, хәтта аның уртасында да бар.Ул утрауларда күптәннән кешеләр яши. Дөресен генә әйткәндә таш гасырдан бирле дип әйтеп була . Алар анда каян килгән сон??

-Әйе укучылар монда йөзеп кенә килеп була.

-Океанда йөзү нәрсә ул?

-Сәяхәт.

Димәк , таш гасыр кешеләре сәяхәт иткән.

Укчылар тагы бер кат картага күз салыйк әле.

Барлык утраулар да да кешеләр яши микән?

Ничек уйлыйсыз ?

Юк .

Дөрес. Барлык утрауларда да кеше яшәми.

Җылы климат булсада кайбер утрауларга кеше килеп урнашмаган.Моның төп сәбәбе нәрсә дә сон?

Уйлыйк әле укучылар

-Әлбәттә су! Кешегә яшәр өчен җылы климат кына җитми әле, ана төче су кирәк. Кеше усыз яши алмый .

Борынгы кешеләр салга утырып Тын океанын йөзеп чыкканнарын исбатлау

Сал

Гади әйберләр,кинокамера, гитара,

Шторм, салны ремонтлау, суда бау эчерә, янгырлар, акула һөҗүме.

Тур Хейердал борынгы кешеләрнең гади салда Тын океанны кичүләре мөмкин булуын дәлилли.

 

 

Тур Хейердалның “Кон-Тики”да сәяхәтенең әһәмиятен аңлата алырга һәм моның белән ул нәрсә дәлилләгәнен белергә.

 

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Шулай иттеп без бүген нинди тема өйрәндек?

Ни өчен теманы шулай дип атадык?

1 нче бирем

2 группага да бирем. Һәр ике группа да тем буенча 3 сорау төзи.

1 группа башлый . икенче группага сорау бирә.

1.    Тын океанындагы Туамату утравын билгеләү

Тур Хейердалның сәяхәт маршрутын билгеләү, геогрфик объектларны төшерү

2 бирем . Уен элементы

Сәяхәткә бару өчен кирәкле әйберләр исемлеген төзү.Ни өчен бу әйберләрне алдыгыз.1 группа укучылар.

Укучылар контуры картада эшли

 

Без сезнең белән шигырь –синквейн төзибез. Синквейн- гади генә шигырь түгел, ул билгеле бер кагыйдәләр белән языла торган шигырь.Һәр юлда сүзләр җыелмасы бирелә, шул сүзләрне шигырьдә кулланырга кирәк.

1 юл- төп сүз, төп төшенчә, синквейн темасы -ул исем формасында бирелә

2 юл- ике сыйфат

3 юл- 3 фигыль

4 юл- билгеле бер мәгънә белдерүче

5 юл- нәтиҗә, бер сүз, исем

1.    (юл- Сәяхәтче

2-Кызыксынучан, максатчан

3-өйрәнә, күзәтә,гизә

4-яңа ачышлар ясаучы

5.Илгизәр

1 юл-Сәяхәтче

2-кыю, ышанучан, батыр

3-атлый, бара, күтәрелә

4-Яңа җирләр ачучы

5-юлчы)

 

VII этап Йомгаклау

Нәтиҗә ясау.

Билгеләр кую

Өй эше:  

Барлык укучылар өчен

1.П 7 укырга, 1-3 сорауларга җавап

Булдыра алам дип санаган укучыларга:

2. 39 биттәге катлаулырак сорауларга җавап эзләргә.