урок по географии Җир кабыгындагы хәрәкәтләр һәм аларның җир өслегендә чагылышы: җир тетрәүләр, вулканнар, гейзерлар.

  • docx
  • 19.10.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала география 6 кл гейзерлар кайнар чишмәләр1.docx

Укытучы: Григорьева Лена Ильясовна

 Класс     6              Фән:      география                                             

ТЕМА:   Җир кабыгындагы хәрәкәтләр һәм аларның җир өслегендә чагылышы: җир тетрәүләр, вулканнар, гейзерлар.

Тема максаты: 1. вулканнар , аларның формалары, атуы  һәм гейзерлар турында күзаллау булдыру;

Атучы , сүнгән, йоклаган вулканнарның аермасы турында, вулканик юл белән барлыкка килгән утраулар белән  таныштыру..

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.

 Атлас картасы  буенчча географик координаталарны  таба белергә тиеш.

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Төп төшенчәләр:  хәзерге заман рельефы, платформалар, тигезлекләр

Пространство оештыру

Предметара:

Рус теле

Экология

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.  

. Җир кабыгының нинди хәрәкәтләрен беләсез? ( акрын гына горизонталь и вертикаль)

2.Нәрсә ул җир тетрәү, аларның килеп чыгышының сәбәбе нәрсәдә ? ( Җир астында барлыкка килгән этәрелешләр һәм җир кабыгының тирбәлешләре- җир тетрәүләр дип атала. Ул җир астында бик тирәндә тау токымнарының кинәт ярылулары һәм күчеше аркасында барлыкка килә)

3. Ярылулар һәм тау токымнарының күчеше булган урыннар нәрсә дип атала? (җир тетрәү учагы)

4. җир тетрәүнең эпицентры нәрсә ул? (җир өстенең җир тетрәү учагы өстендәге өлеше)

5. Җир тетрәүләр җирнең релефын ничек үзгәртәләр ( җир кабыгының кайбер участокларында  калкымнар, кайбер участокларында батынкылыклар хасил була( ярылулар, упкыннар)

6. Сейсмик пояслар нәрсә ул? (Җир тетрәүләр була торган урыннар. М-н Тын океан , Евразиянең көн ягында Альп-Һималай сейсмик пояслары)

7. җир тетрәүләрне өйрәнә торган фән ничек атала? (сейсмология)

8..Җир тетрәүләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәк? (Бина эчендә булсаң, тиз генә аннан урамга чыгарга кирәк, төзелешләр , электр линияләре яныннан читкә китәргә кирәк)

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

. «Вулкан» сүзенең килеп чыгышы турында укучыларның чыгышы:

Борынгы кешеләр вулкан атуны аллаларның ачуын белдерүе дип уйлаганнар.Борынгы грек легендаларының берсендә Зевс белән җир тетрәүләр һәм ут бөркүче таулар албастысы -Тифон белән очрашуы сурәтләнгән. Тифон җир астыннан менеп , кыргый улау белән күкләрне селкетә.Ялкын телләре чорнап алган Тифонның аяк астында җир калтырый , әмма Зевс куркып калмый, сугыш башлана. Зевсның йөзләгән утлы уклары яуганнар, хәтта һава белән кара болытлар да янган булып тоелганнар. Тифон түзми – бирелә, һәм Зевс аныТартарга ата. Тартар төбендә ул  барлык Аллаларга һәм барлык тереклекккә җир тетрәү һәм вулкан атылу белән яный.

   Грекларда танылган һәм данлыклы Алла Гефест , үз эшенең остасы-тимерчеләр башлыгы буларак билгеле. Борынгы греклар аны Урта диңгездәге Гиору утравында , бертуктаусыз пар күтәрелеп торган тауның эчендә яши дип уйлаганнар. Борынгы Римлылырда ут һәм тимерчелек Алласы Гефест булган. Әмма соңарак әлеге исемне “Вулканга” алмаштыралар.

  Тиррен диңгезендә Италиядән ерак булмаган Вулкано утравы бар. Бик борынгы вакытларда кешеләр әлеге утраудагы тау өстеннән кәрван-кәрван келүче кара болыт өемнәренә, ут ялкыннарына һәм кызган ташларның сибелүенә игътибар иткәннәр. Аларның уйлавы буенча әлеге утрауда тимерчелек һәм ут Алласы Вулканның биләмәләре булган. Ул анда тимерче остаханәсе оештырып , Диана өчен уклар, Юпитер өчен яшен , Геракл өчен сугыш киемнәре , Ахилл өчен калкан ясаган дип санаганнар. Ә тау башыннан чыккан пар һәм утны , Вулкан” тимерче мичендә эшли дип аңлатканнар. Таудан коры гөрселдәү ишетелгәндә Вулкан чүкеч белән тимерче сандалына суккандагы тавыш дип ышанганннар. Шуннан бирле ке Кайнар чишмәләр.Гейзерлар. слайд № 41 - 49  

 Сүнгән, ата торган вулканнар булган өлкәләрдә җир асты сулары магма җылысы белән җылыналар һәм җир өстенә кайнар чишмәләр булып чыгалар.  Кайбер кайнар чишмәләр билгеле бер вакытсаен кайнап торган су һәм пар атып тора. Бу ата торган кайнар чишмәләр – гейзерлар дип атала. “Гейзер “ сүзе Исландиядән кергән “кайнар” дигәнне аңлата..

 Безнең ил территориясендә  гейзерлар  Камчатка ярымутравында , данлыклы “Гейзерлар Үзәнендә “ очрый. Шулай ук гейзерларны ут һәм су утравы- Исландиядә , АКШ та Йелоустон милли  паркында , күрергә мөмкин. Яңа Зеландиядә . Кеше  кайнар җмр асты суларын электр энергиясе алу өчен , торак йортларны , теплицаларны җылыту өчен файдаланга.

шеләр ут бөркүче тауларны “Вулкан” дип атап йөртә башлаганнар.

 

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Географик атлас белән эш.

Бирем.

Җир кабыгының төзелеше картасыннан Евразия материгындагы вулканнарны табыгыз .Берничә вулканны атагыз. Картада алар нинди тамга белән күрсәтелгән?(Кызыл , кара йолдызчык рәвешендә.)

Ә хәзер игътибар белән карагыз да кайсы материкта вулкан атылмый икән, әйтә алсызмы? ( Австралия)

- Җир кабыгының материкта һәм океан төбендәге төзелешен искә төшерегез дә әйтеп карагыз әле. Вулкан атылулар коры җирдә яки океан төбендә күбрәк була микән? Һәм ни өчен?) (океан төбендә литосфера плиталары чикләрендә ешрак була. Коры җирдә дә - литосфера плиталары чикләрендә була)

(Слайд №  23  )

М-н : Вулканнар Тын океан боҗрасын хасил итәләр.Ул үз эченә Азиянең көнчыгыш яр буе вулканнарын, Американың көнбатыш  яр буендагы, Антарктида, Алеут утрауларының төньягындагы 370 ләп вулканны үз эченә ала Әгәр дә вулкан конусы океан өстенә чыгып тора икән , бу очракта вулкан утравы барлыкка килә.Моңа мисал булып Гавай ураулары тора. (Картада күрсәтергә) Барлыгы 800 ләп ата торган вулкан билгеле.

Вулканнар турында өйрәнә торган фән- вулканология дип атала

Карта белән эшләүне дәвам итәбез. Сезнең алга  парлы бирем куелган , шуны туры китереп язасыз.Беренче баганада вулканнар исеме , икенче баганада хәрефләр белән нинди вулкан икәнлеге күрсәтелгән.Парлы биремне сез дә парлап эшлисез.(Слайд № 24 -26)

Бирем. Ключи Сопкасы вулканының  географик урынын план буенча тасвирлагыз. (экранда план) слайд № 40   

План.

1. Нинди материкта , аның кайсы өлешендә урнашкан? (Көнчыгыш –төньяк- көнчыгышта)

2. Координаталарын билгеләгез.

3.Абсалют биеклеге күпме?(4688 м.)

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

 

Бүгенге дәрестә кем нәрсә турында белде бүген. (һәр кеше әйтеп чыга.)

Викторина сораулары һәм җаваплары:

1.     Нәрсә ул лава? (Җир өстенә агып чыгучы магма)

2.     Нәрсә ул  жерло? (Магма агып менүче канал)

3.     Нәрсә ул вулканның кратеры ?  (Жерло тәмамланган урын, вулканның иң биек түбәсе)

4.     Вулкан атылганда бүленеп чыгучы матдәләр.? (Углекислый газ, Сероводород ,Су пары, Лава, Вулкан бомбалары (эре кисәкләр)улкан көле, )

  1. 5.Вулканның төрләре? (ата торган , сүнгән, йоклаган)

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше: