Заманча технологияләрне кулланганда, өйрәтү процессы буларак дәрес системасыннан укучыларның “төп яшәү формасына” күчүе күзәтелә. Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләр санала:
- укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
- укучының танып белү активлыгын арттыру;
- тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыру;
- укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү, инициативасын тагын да үстерү .
I.
Кереш
1.1
Проектның актуальлеге
Мәгариф системасы гомергомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп
үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин
түгел. Шулай да, тормыш бер урында тормый, заманалар үзгәрә бара. Шуның
белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше
тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социальтарихи һәм мәдәни процессның
шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул
мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия
булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә
башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер
инде киңрәк мәгънә ала бара.
Бүген без техника зур тизлек белән үсеш алган инновацияләр чорында яшибез.
Әле кайчандыр безнең өчен “буй җитмәслек ” мәгълүмати технологияләр
тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде. Белем бирү өлкәсе дә моннан читтә
калмады– заманча техника белән җиһазландырылган мәктәпләр барлыкка килде,
укытуда заманча укыту алымнары, яңа технологияләр кулланыла башлады.
Әлеге алым, технологияләрнең иң мөһим шарты – белем бирүдә өстәмә
мәгълүмат чыганакларын нәтиҗәле файдалану.
Татар телен чит тел буларак укытуда заманча технологияләрне куллану күптөрле
методик проблемаларны хәл итәргә булыша. Без хезмәтебезнең темасын да
“Татар телен һәм әдәиятын укытуда заманча технологияләр” дип алдык, һәм
эшебездә заманча укыту технологияләренә, аның чит тел буларак татар теле
өйрәтүдә, дәрестә укучылар эшчәнлеген активлаштыруда булган әһәмиятенә
тукталып үтәргә тырыштык.
Яңа буын стандартларына күчү кысаларында белем бирү укытучыдан зур
җаваплылык, тирән белем, педагогик осталык таләп итә. Укытучының төп
3максаты иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив
катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә дә иркен аралашучы шәхес тәрбияләү.
Дәрестә заманча технологияләрне куллану укытучыга бу максатларга ирешергә
мөмкинчелек бирә, шуңа күрә дә безнең хезмәтебез бүгенге көндә дә
актуальлеген югалтмый дип саныйбыз.
1.2
Проектның максаты, бурычлары
Проектның максаты: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча укыту
технологияләрен куллануның әһәмиятен ачыклау.
Проектның бурычлары:
заманча технологияләрне куллану мөмкинлекләрен ачыклау;
конкрет технологияләрне куллану үзенчәлекләрен барлау;
компьютер, уен технологияләренең практикада куллануның нәтиҗәлелеген
билгеләү.
1.3.Заманча технологияләр кулланып укытуның көтелгән нәтиҗәләре.
Шәхескә бәйле нәтиҗәләр.
дәүләт теле буларак татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүнең әһәмиятен аңлау;
толерантлык тәрбияләү, иңгәиң куеп яшәгән халыкларга карата ихтирам белән
карау, дус яшәүнең кирәклегенә төшенү;
әхлак нормаларын үзләштерү, гомумкешелек принципларыннан тайпылмауны
үзеңә максат итеп кую.
Метапредмет нәтиҗәләр.
Таныпбелү нәтиҗәләре:
әйләнәтирә дөньяны таныпбелү юлларын таба белергә өйрәнү;
чагыштыру, гомумиләштерү, анализ, синтез, сәбәпнәтиҗә бәйләнешләрен
кирәкле мәгълүматны табу өчен белешмәләр, сүзлекләр, энциклопедия,
табу кебек логик операцияләрне башкара белергә өйрәнү;
электрон ресурслар куллану.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
таба алырга өйрәнү;
Регулятив нәтиҗәләр:
аралаша белү сәләтен үстерү;
үз фикереңне курыкмыйча, дәлилле аңлата белергә өйрәнү.
парлап, күмәк эшли белү күнекмәләре алу;
әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, сөйләм ситуациясенә туры килерлек җавап
4
дәрестә эш урынын оештыру һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
уку эшчәнлеген оештыра, планлаштыра белү, уку хезмәтен контрольдә тота
программада каралган лексик һәм грамматик минимумны үзләштерү.
үзеңнең һәм иптәшләреңнең эшенә бәя бирергә өйрәнү, уңыш һәм
белергә өйрәнү;
уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклап нәтиҗә ясау күнекмәләрен булдыру.
Предмет нәтиҗәләр.
II. Төп өлеш. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда заманча технологияләр
2.1 Инновация турында төшенчә
“Инновация” (яңа, заманча) термины XIX гасырдан уку кулланылышта йөри.
Аны, төрле халыкларның мәдәниятләре берберсенә йогынты ясый, хезмәттәшлек
итә башлагач, америка галиме Джеймс У.Боткин тәкъдим иткән, чөнки ХХ гасыр
башы җитештерү өлкәсенә яңалыклар кертү турындагы фән барлыкка килү белән
мәгълүм. Педагогика өлкәсендәге яңалык проблемалары белән шөгыльләнә
башлау узган гасырның 50 нче еллар ахырына туры килә.
“Инновация” термины педагогик тәҗрибәдәге махсус эшләнгән яисә “очраклы
рәвештә генә алынган” яңалык итеп кабул ителә. Яңалык – ул укыту процессына
караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технология һ.б.). Әлеге чараны
үзләштерү процессын инновация дип саныйлар. Хәзерге заман таләпләренә туры
килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш
ситуацияләренә, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота.
Соңгылары исә, яңа технологияләрне файдаланып, иҗади мөмкинлекләрне,
фикерләүне, аралашу күнекмәләрен үстерү исәбенә, программаларда каралган.
Заманча технологияләрне кулланганда, өйрәтү процессы буларак дәрес
системасыннан укучыларның “төп яшәү формасына” күчүе күзәтелә. Татар теленә
өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып
түбәндәгеләр санала:
укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
укучының танып белү активлыгын арттыру;
5 тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү
мохите тудыру;
укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү,
инициативасын тагын да үстерү .
Педагогик һәм методик әдәбиятта, шулай ук гамәлдә дә “заманча технология”,
“педагогик технология”, “белем бирү технологиясе” дигән терминнар һаман саен
ешрак кулланыла.
Заманча технологияләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтеп була:
1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр;
а) Ш.А.Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе;
б) үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе.
2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән
педагогик технологияләр;
а) уен технологиясе;
б) проблемалы укыту;
в) аралашуга өйрәтү технологиясе.
3)уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән
педагогик технологияләр.
а) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;
б) белем бирүнең компьютер технологияләре;
в) интенсив белем бирү технологиясе.
Без исә үзебезнең эш тәҗрибәбездә рус балаларына татар телен һәм әдәбиятын
укытуда түбәндәге заманча технологоияләргә мөрәҗәгать итәбез: 1) уен
технологиясе;
2)
компьютер технологияләре;
3)
электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләр.
62.2. Татар телен һәм әдәбиятын укытуда заманча технологияләр
куллануның әһәмияте
XXI гасыр кешенең көндәлек тормышына информацион электрон
технологияләрнең күпләп үтеп керүе белән башланып китте. Кәрәзле
телефоннарга, электрон системалы көнкүреш машиналарына, компьютерларга
хәзер беркем дә шаккатмый. Алар көндәлек кирәкяраклары буларак кабул
ителәләр. Яшәешебезне электрон технологияләр чолгап алган заманда,
укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый.
Заман таләпләре татар телен, әдәбиятын укыту процессында да зур үзгәреш
укуукыту процессында заманча укыту технологияләрне куллануны таләп итә.
Безнең алда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне
саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә
кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу
укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм югары технологияләрдән,
мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булу, иҗади эшчәнлекне таләп итә. Педагогик
эшчәнлектә иҗадилык бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу.
Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә
атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка
омтылу үсеш үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп
укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына
түгел, ә заманча укыту методларының иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп
эшли белергә дә тиеш. Бу исә белем бирүдә укытучыга түбәндәге мөһим
бурычларны үтәргә ярдәм итә:
рус телле укучыда телне чит тел буларак өйрәнүдә кызыксыну уяту;
аның танып белү, эшчәнлек активлыгын үстерү;
укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;
белемнәрне тирәнәйтү.
7Заманча укыту алымнарын укытутәрбия эшендә гамәлгә ашыру укытучыдан
фәнниметодик яктан әзерлек белән беррәттән укытуны заманча оештыра
белүне дә таләп итә. Бу – заманча укыту алымнарын нәтиҗәле куллануның иң
мөһим педагогик шарты.
Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр берсен
икенчесеннән аерып булмый торган ике өлештән тора:
1.техник чаралар (компьютер техникасы һәм шуңа бәйләнеш чаралары),
2. билгеле максатта кулланылган төрле программа чаралары.
Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул
югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш
итәргә тиеш.
Ни өчен татар теле дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, яңа
технология чаралары кулланып, дәрестә нинди мәсьәләләрне чишеп, хәлитеп
була соң?
Шушы сорауга җавап биреп карыйк. Беренчедән, укучыларда татар телен
өйрәнүгә кызыксыну барлыкка килә. Балалар мәктәптә укытылган башка фәннәр
арасында татар теле дәресләренең дә компьютер, Интернет кулланып өйрәнергә
мөмкин икәнлеген күрәләр. Бу исә телнең абруен күтәрүдә зур этәргеч булып
тора.
Икенчедән , мондый интерактив белем бирү чаралары баланың фикерләү сәләтен
үстерә;
Өченчедән, эстетик тәрбия бирә.
Дүртенчедән, информацион культура тәрбияли;
Бишенчедән,укытуның сыйфатын күтәрә;
Алтынчыдан, предметара бәйләнеш булдыруга ярдәм итә;
Җиденчедән, укучыларда эзләнүтикшеренү теләге уята.
Дәресләрдә информацион технологияләр укытучыга нинди методик
мөмкинлекләр бирә?
8Шуларны карап китик.
дәрес материалы, тема ачык итеп күз алдына килә. Мәсәлән, “Кыш” темасына
текстлар укыганда, укучыларның күз алдында кышкы табигать, карга күмелгән
урамнар, кар көртләре баскан басукырлар, кар бөртекләре пәйда була;
укучыга үз белемен үзе тикшерергә ярдәм итә. Тест формасындагы биремнәр
нигезендә экранга карап үзүзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр;
индивидуаль белем бирү;
дифференциаль белем бирү;
мультимедиа һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү;
укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү;
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча технологияләрне куллануның
әһәмияте, өстенлеге әнә шунда.
2.3 Татар телен һәм әдәбиятын укытуда компьютер технологиясе, электрон
дәреслекләр.
Компьютер технологиясен дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда куллану торган
саен камилләшә бара. Хәзер мәктәптә кабинетлар компьютер, мультипроектор
белән җиһазландырылган. Һәр дәрестә компьютер технологиясен куллану
мөмкинлеге бар. Бу исә , үз чиратында, дәрестә укучыларның эшчәнлеген
активлаштыруга да, дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрүгә дә ярдәм итә. Инновацион
белем бирү, иң беренче чиратта, мәгълүмати комьютер технологияләренең
үсеше белән бәйле.
Дәрестә компьютер технологияләрен куллану
күрсәтмәлелекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын
күтәрергә ярдәм итә. ФДББС шартларында мәгълүмати технологияләр куллану
бик кулай, чөнки ФДББСның төп максаты – укытучы укучыны мөстәкыйль белем
алырга, эзләнергә өйрәтергә тиеш.
Аеруча да рус аудиториясендә дәресләрдә темага кагылышлы презентацияләрне
куллану отышлы. Без үз эш тәҗрибәбездә дәресләрне презентация белән
9үткәрергә тырышабыз. Матур эшләнгән презентацияләр укучының игътибарын
үзенә җәлеп итә, дәрескә алып кереп китә.
Рус телле балаларны аралашуга өйрәтү диалоглар аша ирешелә. Дәресләрдә
төрле ситуацияләргә диалоглар төзибез. Ләкин коры диалог кына укучыны
ялыктыра. Шуңа күрә аларны кызыксындыру максатыннан диалог темасына туры
килгән слайдлар файдаланыла. Рәсемгә карап яңа сүзләр, гыйбарәләр туа һәм
сөйләмгә кереп китә.
Әйтик, дәрестә әңгәмә корган вакытта укучыларның сүзлек байлыгы җитмәү
һәрвакыт сизелә. Шуңа да укытучы алдында яңа сүзләрне тиешле һәм урынлы
куллана белергә өйрәтү бурычы тора. Яңа сүзләрне язып куеп кына истә калдыру
кыенрак, шуңа да еш кына күрсәтмәлелеккә мөрәҗәгать итәбез. Я презентация, я
кыска гына фильм күрсәтелә. Әлбәттә, укучыда аңлашылмаган сүзләрнең
мәгънәсен белү теләге уяна.
Дәрестә кулланыла торган иң отышлы заманча технологияләрнең берсе электрон
дәреслекләр
Аларны компьютер һәм видеопроектор
һәм ярдәмлекләр.
ярдәмендә эшләп, укучыларга зур күләмдә мәгълүмат бирергә мөмкин, бүгенгесе
көндә СД дискларга яздырылган электрон белешмәләр, “Татар телле заман”,
“Мин татарча сөйләшәм” һ.б. компактдисклардан файдалану мөмкин. Шулар
арасыннан “Сәләт” фонды чыгарган TATAR TELLE ZAMAN электрон
дәреслекне аерып әйтергә була. Анда 50 темага 2000 сүз, 2500 рәсем,
фотографияләр, 3 төрле дәрәҗәдәге күнегүләр, диалоглар, уеннар тупланган.
Татар телен рус
укучыларның эшчәнлеген
активлаштыруда бу чыганаклар укытучылар өчен зур хәзинә. Шулай ук без
телле балаларга укытуда,
дәресләрдә Хайдарова Р.З. Галиева Н.Г җитәкчелегендә чыккан “Күңелле татар
теле” электрон дәреслекләрен, кушымталарны бик уңышлы кулланабыз.. Әлеге
дәреслекләр һәм ярдәмлекләрдәге материаллар укучыда тел өйрәнүгә кызыксыну
тудыра. Аларның зәвыклы бизәлеше, биремнәр һәм текстларның сәнгатьчә
бизәлеше, бизәлештә төсләрне урынлы куллану, тәкъдим ителгән текстларның
10һәм өзекләрнең балалар өчен кызыклы булуы, яшь үзенчәлекләренә туры килүе,
биремнәр һәм сорауларның укучы башкарып чыга алырлык катлаулылыкта булуы,
аудирование өлешләре булу бик тә яхшы.
интерактив такта ярдәмендә дәрестә булган материалны күрсәтү генә түгел, ә
яңаны да ясарга була. Бу бигрәк тә укучыларга ошый, чөнки әлеге тактада рәсем
ясарга да, текстларга комментарий язарга да, диаграммалар һәм төрле графиклар
сызарга да була. Интерактив такта укучыларның мөстәкыйль эзләнүләрен,
эшчәнлекләрен активлаштыруда зур урын алып тора.
тест уздыру программалары исә укучыларны onlin режимда эшләргә өйрәтә.
Әлеге процесс барышында укучы бирелгән вакытны исәпләп тотарга, булган
белемнәрен дөрес файдаланырга, уйларга һәм эзләнергә өйрәнә. Бу программа
БРТ, БДИна әзерләнүдә зур ярдәм булып тора.
интернетресурслардан дөрес файдалану бик күп дидактик мәсьәләләрне
чишәргә ярдәм итә: рус телле балалар татар телендә текстлар тыңлый, татарча
уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерә, ишетеп аңлау (аудирование) биремнәре
эшли. Билгеле булганча, Интернет челтәрендә мәгълүмат эзләү – фәнниэзләнү
методының бер формасы, шуңа да ул дәреслек кысаларыннан чыгып, яңа белем
эзләүдә безгә бик ярдәм итә.
Күптән түгел генә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты
белән берлектә татар тел укытучыларына ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды.
Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы
мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә
юнәлтелгән. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар
телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә
эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче. Без башлангыч сыйныфта
укытканга күрә, дәрестә мультфильмнардан бик еш файдаланабыз. Мәсәлән,
дәрес башында
11балаларга теге яки бу тема турында мәгълүмат бирелә. Аннан соң әсәр белән
таныштырыла, балалар әсәрне башта дәреслектән укыйлар, бу әсәрне ничек
күзаллаулары турында сөйлиләр. Шуннан соң мультфильм тәкъдим ителә.
Балалар үзләренең фикерләре белән уртаклашалар, сорауларга җавап бирәләр.
Шулай ук мультфильмның лексикасына да игътибар итәләр. Шуннан соң
балаларга бу әсәрне сәхнәләштереп карау мөмкинлеге бирергә була. Бердән, рус
телле балалар мультфильм геройларының татарча сөйләшкәннәрен ишетеп, телне
аңларга һәм өйрәнергә омтылыш ала; икенчедән, әлеге мульфильмнарның
һәркайсы тәрбияви әһәмияткә дә ия.
http://belem.ru сайты да укытучылар эшендә зур ярдәм. Биредә педагогларга,
студентларга, мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм, гомумән,
татар теленә битараф булмаган һәркем өчен бай мәгълүмат урнаштырыла.
Татар теле укытучыларына укытутәрбия процессында куллану өчен белем
чыганакларын тәкъдим итәбез:
http://belem.ru/ сайты татар телендә белем бирүче укытучылар өчен зур ярдәм.
http://www.rusedu.ru/,
http://metodisty.ru/,
презентацияләрне шул сайтлардан алырга була.
http://nsportal.ru/
төрле
http://www.openclass.ru/node/224468 сайтында кроссвордлар.
http://ggulnaz.jimdo.com/,
http://ras2203.narod.ru/
Татарча мультфильмнар,
спектакльләр.
http://qushlawich.ru/node/134 Кушлавыч авылы сайты.
http://ras2203.narod.ru/shubinokaraoke.htm сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә
куллану өчен татарча караоке урнаштырылган.
Фикеребезне йомгаклап, шуны әйтәсебез килә: укытуны камилләштерүнең чиге
юк, бары эзләнергә, яңалыкка омтылырга, куелган максатка кыю барырга кирәк.
Укытучы дәрестә заманча технологияләрдән дөрес файдалана белсә, һичшиксез,
уңышка ирешәчәк.
122.4. Татар теле һәм әдәбиятын укытуда уен технолгиясен куллану
Балалар дөньясы – бик үзенчәлекле, бик җанлы, кызык дөнья. Алар эшсез,
хәрәкәтсез тора алмыйлар. Шулай булмасалар, балалар җитез, сәләтле, нык һәм
ихтыяри көчле кеше булып үсә алмаслар иде. Ә балаларның дөньяны танып
белүләре, тормышта социальләшү өчен кирәкле күнекмәләр алулары, белүебезчә,
уен аркылы бара. Кыз балалар әниләреннән күреп, курчакларына “аш пешерә”,
аларның чәчләрен үрә һ.б. Малайлар исә уенчык машиналары белән “печән ташый”,
яисә әтисеннән отып калган башка шөгыльләрне уенында куллана. Димәк, уен –
иҗтимагый шөгыль һәм балага зарури әйбер ул, зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш
никадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай. Шуны без истән чыгармаска
һәм дәрестә үз файдабызга кулланырга тиешбез.
Уен фәнни әдәбиятта, яшәешнең феномены булып, хезмәт һәм укыту белән
беррәттән бара. Туганнан алып, яшәешнең соңгы көненә кадәр, уен
тормышыбызның төрле сфераларында чагыла. Ял вакытларын кызыклы итеп
үткәрү, шәхеснең үз үсеше һәм аралашуы өчен дә уен кирәк.
Рус педагогы Станислав Шацкий: “Уен ул, безгә шундый тәэсир итә, ул безгә
һава һәм азык кебек кирәк, шуңа күрә аңа зур урын бирелергә тиеш”,дип язган.
Д.Н.Ушаков җитәкчелегендәге редакциядә эшләнгән рус теленең “Аңлатмалы
сүзлегендә” “Уйнау вакытны күңел ачу өчен хезмәт итүче берәр шөгыль белән
үткәрү, һәм анда катнашып үзеңә шатлык, рәхәтлек алу”дип бирелә.
Татар теленең “Аңлатмалы сүзлегендә”дә: “ Уен күңел ачу, вакыт үткәрү өчен
булган шөгыль” дип бирелә.
Шулай булгач, уен ул эшчәнлекнең бер төре.
Фәнни әдәбиятта уен технологиясе ныклап өйрәнелгән темаларның берсе булып
тора. Еш кына уеннарны түбәндәгечә төркемлиләр.
Педагогик уеннарны классификацияләү:
13 куллану максаты буенча:
– белем бирүче (таныпбелү , тренинг, иҗади, гомумиләштерү);
– тәрбия бирүче, үстерүче (коммуникатив, социаль һ.б.);
– контроль ясаучы;
методика үзенчәлекләре һәм оештыру технологияләре
буенча:
– билгеле бер фән буенча;
– сюжетлы;
– рольле;
– эвристик;
– имитацион;
– эшлекле;
проблемалылык дәрәҗәсе буенча :
тренинг;
репродуктив;
иҗади.
аралашу дәрәҗәсе буенча:
шәхси;
парларда;
төркемнәрдә;
коллективта.
техник чараларның кулланылуы буенча:
тренажерлы уеннар;
компьютер уеннары.
Гадәттә, барлык уеннарның да 4 билгесен аерып күрсәтәләр:
1)
2)
3)
Ирекле эшчәнлек, бу баланың бары үз теләге һәм үзенә рәхәтлек алу өчен;
Иҗади характерда;
Эмоциональ күтәрелеш, көндәшлек, ярышу;
144)
Төрле кагыйдәләргә нигезләнеп уйнала торган уен.
Дәресләрдә уенны кайчан кулланып була соң?
теманы, төшенчәне аңлатканда;
дәрес буларак һәм дәреснең бер өлеше буларак;
дәрестән тыш чара буларак кулланыла.
Уен укуга омтылыш, стимул булдыруның бер чыганагы булып тора. Балалар
дәресләрдә үзләрен ачып бетермәскә мөмкин, ә төрле уеннар вакытында моңа
шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлыйлар; аларның,
беренчедән, үзүзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары
арта.
Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә
торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша,
сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы
өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше
таләпләренә җавап бирә. Шуңа күрә укытучы балаларга һәркөн кызыклы, матур
дәресләр бүләк итәргә тиеш. Ә дәресләрне, гади генә дәресләрне дә төрле алымнар,
элементлар, мавыктыргыч ысуллар кертеп баетырга мөмкин.
Татар теле дәресләрендә уен куллануның практикасы, шулай ук рус мәктәбендә
татар теле укыту тәҗрибәсе дә әлеге форманың телне өйрәнгәндә алыштыргысыз
булуын раслый. Әмма дәрестәге уенның аны оештырганда исәпкә алынырга тиешле
үзенчәлекләре бар:
1. Уен дидактика күзлегеннән чыгып төзелергә, көч җитәрлек булырга,
катнашучылар тарафыннан үтәлерлек булырга тиеш.
2. Чит телне өйрәнергә омтылыш булдыру өчен, уен кызыклы да булырга тиеш.
3. Уен барышында дустанә мөнәсәбәт, үзара ярдәмләшү атмосферасы, танып белү
шатлыгы һәм соңгы нәтиҗә куанычы булу мөһим.
Белем бирүче уеннарны дүрт төркемгә бүлеп карарга була:
1) яңа материалны аңларга ярдәм итүче уеннар;
152) үткән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;
3) грамматика кагыйдәләрен җиңел һәм кызыклы формада бирүче уеннар;
4) грамматик формаларны, жөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм жөмлә төзү
күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.
Татар телен өйрәнгәндә иң мөһиме – авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү.
Башлангыч сыйныфларда бу максатка ирешүгә фонетик уеннар булыша.
Мәсәлән [һ] авазын өйрәнгәндә без болай уйныйбыз:
Урамда бик салкын, сезнең кулларыгыз өшегән. Әйдәгез кулларны җылытабыз.
Кулларыгызны авызыгызга якын китерегез һәм җылы һава өрегез.
[ ғ]: Сезнең тамагыгыз авырта. Әниегез ромашка төнәтмәсе белән чайкатырга
кушты.
Сузык авазларны өйрәнгәндә “калыннечкә” уенын тәкъдим итәргә була. (Калын
сүз ишетсәләр, басып, кулларын күтәрәләр, нечкә сүз булса, чүгәлиләр. Тора бара
уен катлауландырыла: дәрестә өйрәнелгән аваз ишетелмәсә, баскан килеш бармак
яныйлар).
Башлангыч сыйныфларда дәресләр бигрәк тә җанлы үтәргә тиеш. Ә балаларны
дәрес белән кызыксындыру юллары бик күп.
Кызыклы, мавыктыргыч “Сүз яса!”, “Сүз төзе!”, “ Буталган хәрефләр” Ш, р, ү,
е,л,ә (Шүрәле); Ч,с,т,а,й,и ( Чистай) уеннарын балалар бик теләп уйныйлар.
Тема өйрәнелгәннән соң, укучыларның аерым сүзләрне, җөмләләрне ни
дәрәҗәдә аңлауларын ачыклау максатында “ Могҗизалар кыры” уздырырга
мөмкин. “Туплы” уенын да тема үтелеп беткәч, яисә теманы актуальләштергәндә
уйнарга була. Укучыларга бигрәк тә иптәшләренең ни уйлаганын ачыклау ошый.
Шуңа күрә “Җавабын бел” уенын төрле темага яраклаштырып үткәреп була.
Кайда? соравын өйрәнгәндә “Кайда яшеренгән?”, “Эзләп тап!” уеннарын
кулланырга мөмкин.
Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган
ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән
16ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән,
укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, эшчәнлекләре активлаша, укучы гади
тыңлаучыдан актив эшләүчегә әйләнә.
Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта
сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар берберсенә йогынты
ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау
ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа, бу исә укучының эшчәнлеген
активлаштыра. Мәсәлән, “Кибеттә”, “Табиб янында”, “Кунакта” темаларына
караган рольле уеннарда укучылар бик теләп катнашалар.
Алдында, артында, янында, өстендә, астында бәйлек сүзләрен өйрәнгәндә исә
рәсемнәр, уенчыклар, конструктор ярдәмендә хәтерне ныгыту бик отышлы.
Укытучы күрсәтмәсе буенча укучылар йорт алдына бакча, йорт артына агачлар,
йорт янына машина урнаштыра яки үзе төзегән күренешне тасвирлап бирә.
Уеннар вакытында укучыларның белем һәм күнекмәләре камилләшә. Аларда
бердәмлек, берберсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга,
эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр.
Түбәндә тәкъдим ителгән уен үрнәкләрен дә дәрестә бик уңышлы файдаланырга
була.
Аукцион
Мондый характердагы дәресләрне оештыру башлангыч һәм уртанчы
сыйныфларда, мәсәлән, “Ашамлыклар кибетендә”, “Ашханәдә”, кебек темаларны
өйрәнгәндә нәтиҗәлерәк була. Аукционда темага караган әйберләр өчен “түләү”
түбәндәге формада булырга мөмкин: сораулар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү,
сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү, шулай ук әйберләрнең үзенчәлекле якларын:
төсен, тәмен, формасын, күләмен атый белү; репликалар, диалоглар, зур булмаган
текстлар төзү. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата
кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.
Нәрсә, кайда, кайчан?
17Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла. Аны алган белем һәм күнекмәләрне
тикшерү максатыннын чыгып оештырырга була, мәсәлән, теманы өйрәнеп бетергәч,
чирек яки уку елы ахырында.
Тәрҗемәче уены
Укучыларга тема бирелә. Беренче укучы бу теманы рус телендә үстерә, икенче
укучы тәрҗемә итә.
Журналист уены.
Беренче укучы – журналист, башка (берничә укучы булырга мөмкин) укучы –
танылган шәхестән интервью ала.
Кем күбрәк сүз белә?
Укытучы тактага бер озын сүз язып куя (көнбагыш, көнчыгыш, батырчылык,
тантана, тыйнаксызланмаска һ.б.).Укучылар шул сүздә булган хәрефләрдән
булдыра алган кадәр яңа сүзләр язарга тиеш. Бирелгән вакыттан соң иң күп сүз
язучылар билгеләнә. Тора бара бирем катлаулана. Исемнәр генә , бер яки ике
иҗекле сүзләр генә һ.б.
Әлеге уен укучыларның җитезлеген арттыра, хәтерен яхшырта, сөйләм телен
баета.
Йомгак уены.
Бирелгән темага бер укучы бер сүз әйтә, икенче укучы шул сүзне кабатлый һәм
үзенең сүзен өсти. Соңгы укучыга исә, үз сүзен әйткәнче алдагы әйтелгән барлык
сүзләрне истә калдырып, тиешле тәртиптә әйтеп чыгарга туры килә.
Телефон шалтырый.
Бу уен саннар темасын үткәндә отышлы. Балаларга телефон номерлары (уйлап
чыгарып) язылган карточкалар өләшенә. Укытучы шул номерларның берсен
кычкырып әйтә. Әлеге номер булган укучы телефон трубкасын ала һәм укытучы
белән укучы арасында диалог төзелә. Мәсәлән:
Исәнмесез. Мин – Даша. Әйтегез әле, Коля өйдәме?
Исәнме, Даша. Мин Коля.
18 Әйдә урамга чыгабыз.
Әйдә, чыгабыз. Туп ал. Мин дә алам.
Ул нәрсә?
Бер укучы рәсем яшерә.(Мәсәлән, аю рәсеме). Башкалар бу рәсемне белер өчен
“әйе”, “юк” җаваплары гына таләп ителгән сораулар бирергә тиеш.
Ул авылда яшиме?
Ул зурмы? Һ.б.
(Диалогларны төрле темага төзергә була).
Сыйныфта яңа укучы.
Бер укучы укытучы ролендә сыйныфны “яңа укучы” белән таныштыра.
Калганнары мөмкин булган барлык сорауларны да бирергә тиеш (кайда яшәве,
нәрсә яратуы,кем белән уйнавы һ.б.)
Татар халык уеннары.
“Йөзек салыш”, “Кулъяулык” кебек уеннарны уйнаганда җәза итеп, үтелгән тема
буенча әзерләнгән сораулар бирелә.
Алда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны әйтәсебез килә: уеннарны куллану
укучыларда телне өйрәнүгә карата кызыксыну уята;
укучының дәрестә эшчәнлеген активлаштыра;
уенга кереп киткәч, балада телне белү ихтыяҗы туа.
иң мөһиме, укыту сыйфатының нәтиҗәлелегенә китерә.
19III. Йомгак
Инновацион технология буенча татар теленә өйрәтү – укуукыту процессын яңача
оештыруны аңлата. Бу вакытта укыту процессы төп нәтиҗәгә укучының актив
коммуникатив эшчәнлеккә омтылуын алдан сизүгә, баланың хисси һәм
интелектуаль мөмкинлекләрен файдаланып аралашуга юнәлтелә.
Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим
бурычлары булып түбәндәгеләрне саныйм:
укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту;
укучының танып белү, дәрестә эшчәнлекнең активлыгын арттыру;
тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара
ярдәмләшү мохиты тудыру;
укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү,
инициативасын тагын да үстерү.
Шул рәвешле, заманча технологияләрне куллану татар телен укыту процессын
тагын да нәтиҗәлерәк итә.
Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту
тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый.
Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш
алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы
20вариантын табу. Дәресләрдә укытучы укучыларны мөстәкыйль эшчәнлеккә
тарта ала икән, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята икән димәк ул дөрес юлда.
Балаларның эшчәнлеген активлаштыру максатында татар теле һәм әдәбияты
дәресләрендә инновацияле технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Бу –
чынбарлык һәм замана таләбе.
Иң мөһиме шул: заманча технологияләрне кулланып алынган мәгълүматның
85%ка якынын, ә традицион технологияләр – 40% белемне хәтердә озак сакларга
ярдәм итә.
Кулланылган әдәбият
Н. В. Агапова. Перспективы развития новых технологий обучения. – М.: ТК
1.
Велби, 2005 – 247 с.
Әсәдуллин А., Фәтхуллова К. Сөйләшергә тел булсын // Мәгариф, 2001, №
2.
9. – Б. 1012.
Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар
3.
телен укыту методикасы нигезләре. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.
Балобанова А. Компьютер технологияләрен кулланып. // “Мәгариф”
4.
журналы / 2004 , № 6.
5. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.С. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен
укыту методикасы. Казан: Раннур, 2000.
Вәлиев Р. Информационное обеспечение процессов образования.//
6.
“Мәгариф” журналы/ 2005, № 6.
7. К.В. Закирова Иң матур сүз., Казан. “Мәгариф”, 2000.
218.
Минһаҗев А. Дәресләрдә компьютер куллану.// “Мәгариф” журналы/ 2006,
№ 7
9. М.Ф.Кашапова Иң татлы тел – туган тел.. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
10. Рус мәктәпләре өчен татар теле программалары. – Казан: Мәгариф, 2001. – 88
б.
11. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татарский язык. Интенсивный курс. –
Казан: Хәтер, 1998; 1999.
12. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнниметодик нигезләре. –
Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.
13. Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов Хикмәтле дә, бизәкле дә, туган тел, Казан,
“Мәгариф” нәшрияты, 1998.
14. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнниметодик
нигезләре / Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367 б.
15. Интернет ресурслар.
2223