«Иң яхшы татар теле һәм
әдәбияты укытучысы»
Бөтенроссия
конкурсының зональ этабы
Татар теленнән “Кышкы уеннар”
темасына 4 сыйныфта ачык дәрес эшкәртмәсе
(рус төркемендә укучылар өчен)
Зиганшина Лариса Наил кызы
Менделеевск шәһәре
3 нче урта гомуми белем бирү
мәктәбенең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Менделеевск, 2023
Тема: Кышкы уеннар
Максат: “Кыш” темасына караган лексиканы искә төшерү, уенга чакыра белү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре булдыру; укучыларда әнгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, парларда эшли белү, тема буенча диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру; сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Р.З. Хәйдарова “Татар теле һәм уку китабы”: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек, компьютер, мультимедиийный проектор, экран, кышкы уеннар турында презентация, сюжетлы рәсем, карточкалар.
Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК)
Дәрес барышы.
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
– Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн.
– Хәлләрегез ничек?
– Яхшы.
– Женя, а теперь, узнай у соседа по парте: - Какое у него настроение?
/– Синең кәефең нинди? Рәхмәт./ (1-2 баладан сорау)
Минем исемем Лариса Наиловна. Бүгенге татар теле дәресен мин алып барам.
II . Актуальләштерү.
1. – Балалар, экранга карыйбыз. Бу рәсемнәрдә нәрсә сурәтләнгән?
ü Кар атышалар;
ü чана шуалар;
ü Кар бабай;
ü хоккей уйныйлар;
ü чаңгы шуалар;
ü кар ява;
ü тимераякта шуалар;
ü сноубордта шуалар.
Бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә? ( Что объединяет?)
– Кышкы уеннар.
– Әйе укучылар, рәсемдә кышкы уеннар.Димәк, дәресебезнең темасы да нинди булыр?
– “Кышкы уеннар.”
2. Авазларның әйтелешен кабатлыйбыз. Фонетик зарядка ( Укытучы- бала)
-гы –гы гы –чаңгы
-на-на-на-чана
-бай-бай-бай-бабай-Кар бабай
[йак-йак-йак]- аяк-тимер аяк
III. Уку мәсьәләсен кую.
Ә хәзер өйрәнелгән лексиканы кабатлап китәбез./парларда уку/
1.Сүзлек өстендә эш. /Презентация/
/1 бала русча- 2 нчесе татарча укыйлар/
Горка - тау [таow]
Снеговик - Кар бабай [ᶄ ао р б ао б аʹ й]
Лыжи - чаңгы [ч ао ң ғ ыʹ ]
Сани - чана [ч ао н аʹ ]
Снег - кар [ᶄ ао р]
Коньки - тимераяк [ т и м эᶸ р ао йа ᶄ]
2. Сүзтезмәләр төзү.
– Укучылар, сезнең алдыгызда конвертлар. Ә анда сүзләр бирелгән. Шул сүзләр белән сүзтезмәләр төзеп карыйк. /В конвертах слова, с этими словами надо составить словосочетания/
(Чана шуарга, чаңгы шуарга, хоккей уйнарга, Кар бабай ясарга, тимераякта шуарга)
– Булдырдыгыз, рәхмәт!
IV. Белемнәрне ныгыту, тикшерү.
– Балалар, ә сез кышкы уеннар уйнарга яратасызмы?
1. Ситуатив күнегү.
1) Позови друга кататься на санках.
– Марат, әйдә чана шуарга.
2) Позови играть в хоккей.
– Азат, әйдә хоккей уйнарга.
3) А давайте позовём всех липить снеговика!
– Әйдәгез, бергә кар бабай ясыйбыз!
2. “Кар бабай” ясау. (Укучылар, конверт эчендәге фигуралардан кар бабай ясыйлар)
– Ә кар бабайны ничек ясыйлар? Әйдәгез искә төшерик әле. Моның өчен бирем эшләргә кирәк.
Задание “Соедини карточки”. Бирем. “Карточкаларны берләштер”.
Укучылар парталарында эшлиләр, аннан бер укучы тулысынча эйтеп чыга. (Шарлар тәгәрәтәбез, борынына кишер куябыз, күзенә күмер беркетәбез, башына башлык ясыйбыз/чиләк киертәбез/, шул вакытта тактада карточкаларны беркетә баралар)
1) Шарлар тәгәрәтәбез.( 1 укучы тактага 3 шарны элә.)
2) Борынына кишер куябыз.( 2 нче укучы борын куя)
3) Күзенә күмер беркетәбез. ( 3 нче укучы күзләр куя)
4) Башына башлык ясыйбыз.
Менә нинди матур кар бабай килеп чыкты.
![]() |
3. Физкульминутка.
Укытучы: – Ә хәзер әйдәгез ял итеп алабыз.
Кышкы матур иртә.
Әкрен генә кар ява. Балалар урманга ял итәргә киттеләр.Чаңгыларын киделәр. Чаңгы шуалар. Аланга барып җиттеләр. Кар атышлы уйнап алдылар. Кыш бабай тәгәрәттеләр.Чаңгыларын киеп кайтыр юлга чыктылар.
(Булдырдыгыз!)
4. А сейчас, попробуем восстановить диалог и поговорим с соседом по парте. /Балалар диалогны төзекләндереп укыйлар. ( Карточкалар белән эш)
|
1. – Олег, әйдә урамга чыгабыз. – Ә урамда рәхәтме? – Рәхәт. Ап-ак кар ява. – Чаңгы шуабызмы? – Юк, кар бабай ясыйбыз.
|
|
1. – Олег, әйдә урамга чыгабыз. – Рәхәт. Ап-ак кар ява. – Чаңгы шуабызмы? – Ә урамда рәхәтме? – Юк, кар бабай ясыйбыз.
|
|
2. – Олег, сез урамда нишлисез? – Уйныйбыз, кар бабай ясыйбыз. – Кар бабайны ничек ясыйсыз? – Кардан шар тәгәрәтеп.
|
|
2. – Олег, сез урамда нишлисез? – Кардан шар тәгәрәтеп. – Уйныйбыз, кар бабай ясыйбыз. – Кар бабайны ничек ясыйсыз?
|
- Булдырдыгыз, рәхмәт.
5 . Укытучы: - Мин сезгә җөмләләр укыйм. Бу җөмлә белән килешсәгез, “әйе”дип җавап бирәсез, ә килешмәсәгез “юк” дисез.
“Әйе- юк” уены.
а) Кыш гыйнвар(январь) аеннан башлана.
ә) Чыршы ел буе яшел.
б) Җәен чана, чаңгы шуабыз.
в) Кышын елга боз белән каплана.
г)Декабрь - яз ае.
д) Кыш бабай белән Кар кызы кунакка җәен киләләр.
е) 2023 - Куян елы.
- Булдырдыгыз.
- Ә Татарстан Республикасында 2023 ел нинди ел дип игълан ителде? Беләсезме?
- Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы - Год национальных культур и традиций в Республике Татарстан.
6. Гаилә белән чана, чаңгы, тимераякта шуу шундый матур гадәткә кергән. Бу гореф-гадәтләрне сакларга кирәк.
V. Йомгаклау. Рефлексия.
Укучылар, сезнең алда конверларда рәсемнәр һәм ак бит. Сезгә шул ак биткә сюжетлы рәсем ясарга кирәк. /Нужно составить сюжетную картину./
( Укучылар биткә рәсемнәр ябыштыралар,бер җөмлә белән нинди рәсем ясауларын әйтәләр).
( Балалар хоккей уйныйлар. Балалар кар бабай ясыйлар. һ.б.)
– Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләштек.
– Кыш көне нинди уеннар уйнарга була? ( Балалар санап чыгалар)
– Безгә уеннар ни өчен кирәк? ( Сәламәт булу өчен)
Сезнең алдыгыз да смайликлар. Әйдәгез, хәзер, үзегезнең кәефегезне смайликлар белән күрсәтегез.
Балаларга билге кую. Бүген барыгыз да яхшы эшләде ....“5” ле куям.
( ... тырышырга кирәк)
VI. Өй эше.
1. Кыш, кышкы билгеләр турында табышмак язып килергә.
2. Кышкы уеннар турында рәсем ясарга.
Д/з
1. Написать загадки о зиме и зимних приметах.
2. Нарисовать рисунок о зимних забавах.
– Дәрес бетте. Сау булыгыз, укучылар! Барыгызга да бик зур рәхмәт! Уңышлар Сезгә!
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.