«Буш вакыт» темасын өйрәнүне дәвам итү; тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү; бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларда ихтыяр көче тәрбияләү.Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор.
Материал: мэнэдж мэт, төрле биремнәр язылган карточкалар, төрле кәефне чагылдырган смайликлар.
Тема: ”Буш вакыт” темасына караган лексикграмматик материал
Максат: «Буш вакыт» темасын өйрәнүне дәвам итү; тәрҗемә итү, җөмләләр
төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү; бәйләнешле сөйләм телен,
фикерләү сәләтен үстерү, укучыларда ихтыяр көче тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор.
Материал: мэнэдж мэт, төрле биремнәр язылган карточкалар, төрле кәефне
чагылдырган смайликлар.
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгәйөз,
җилкәгәҗилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).
I. Дәресне оештыру.(Сыйныфтынычлану сигналын куллану)
1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, укучылар!
Исәнмесез!
Укучылар, кәефләрегез ничек?
Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.
Яхшы, утырыгыз. Әйдәгез әле иптәшләрегез белән исәнләшик. Җилкә буенча
иптәшегез белән җилкәләрегез белән кагылып, каршыгыздагы иптәшләрегез
белән кулларыгыз белән кагылып исәнләшегез.
II. Актуальләштерү.
1.Үткән дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлау. ДЖОТ ТОТС (үтелгән тема
буенча сүзләрне укучылар төрле тәртиптә кәгазьгә язып өстәл уртасына
куялар )
Шөгыльләнә, спорт белән, очраша, урамда йөри, әнигә булыша,рәсем
ясарга ярата, бик кызыклы.
Җөмләләрне тәрҗемә итәргә.
Алсу мәктәптән кайткач, буш вакыты булуга әнисенә булыша. Буш
вакытым булганда мин әнигә булышам. Минем дустым буш вакытында
рәсем ясарга ярата. Айгөл буш вакытын бик кызыклы үткәрә. Безнең
сыйныф малайлары буш вакытларында спорт белән шөгыльләнәләр.
Марат белән Айнур буш вакытларында дуслары белән очрашырга
яраталар.
(Һәрбер җөмләнең тәрҗемәсен аерым өстәлдәге аерым укучыдан сорау.)
2. Өй эшен тикшерү.
1нче төркем буш вакыт темасына презентация, 2нче төркем диалог, 3нче
төркем рәсемнәр әзерләп килә.
III. Төп өлеш.1.Тема буенча әңгәмә оештыру.
– Укучылар,димәк, безнең бүгенге дәресебез нәрсә турында була? (җаваплар)
Сез буш вакыт сүзен ничек аңлыйсыз? Буш вакытта нишләргә була?
Әйдәгез яңа сүзләр белән танышып алыйк.
2.Яңа сүзләр,сүзлек өстендә эш. Укучылар сүзләрне тәрҗемә итәләр. Аерым
өстәл аерым укучы җавап бирә. (1 мин)
Файдалы – полезный
Файдасыз – без пользы
Вакытым юк – нет времени
Бик арам – очень устаю
Тик яту – бездельничать
Сүзләрне сүзлек дәфтәренә язып кую. Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.
Тиктэктоу Релли Робин
Таратылган карточкаларда сүзләр язылган 1нче һәм 3нче номерлар җөмлә
төзергә, ә 2нче һәм 4нче номерлар шул җөмләне тәрҗемә итәргә тиеш
булалар,һәм берберсенә күрсәтәләр. (3 мин)
Укучылар, ә хәзер без сезнең белән берберебезнең буш вакытыбызда ни
белән шөгельләнгәнегезне беләбез. Берберебезгә карадык,елмайдык.
Инсайдаутсайд секл. (Б хәрефе астындагы укучылар тышкы түгәрәк, а А
хәрефе астындагы укучылар эчке түгәрәк ясый үз каршыларындагы иптәше
каршына басалар. Музыка астында түгәрәк буйлап йөриләр музыка
туктагач каршындагы иптәше белән әңгәмә коралар. Сорау Мин буш
вакытымда...)
Иптәшләрегезгә рәхмәт әйтергә онытмагыз. Урыннарыгызга үтегез.
Хәзер уйлап алабыз.
Финк –райтраунд робин (“уйла яз әңгәмә кор”)Вакытны файдалы итеп
үткәр, вакытыңнан дөрес файдалан. Сез бу киңәшләр белән ризамы? Ничек
итеп буш вакытны файдалы итеп үткәреп була?
Ял минуты
Әкрен генә басабыз,
әзрәк уйнап алабыз,
тизтиз чүгеп алабыз,
аннан туктап калабыз.
Уңга таба бегелик,
сулга таба бегелик,
салмак кына әйләник,җайлап кына утырыйк.
IV. Ныгыту
Сималтиус Релли Тейбл. (бер вакытта җөмләләрне дәвам итеп берберсенә
тапшыралар. Берберсенекен тәрҗемә итәләр)
Җөмләләрне дәвам итегез.
Минем буш вакытым аз,чөнки...
Минем буш вакытым күп, шуңа күрә...
Микспэашэа (укучылар көй уйнаганда сыйныф буенча йөриләр, көй
туктауга үзләренә пар табалар. Укытучы сорау бирә. Иптәшең нәрсә әйтте?
Син нәрсә әйттең?)
Син вакытыңны дөрес файдаланасыңмы?
Вакытны файдасыз үткәрүне ничек аңлыйсыз?
Буш вакыт ни өчен киирәк?
Буш вакытка күпме вакыт сарыф итәсез?
Берберегезгә рәхмәт әйтегез һәм урыннарыгызга утырыгыз
V. Йомгаклау. Сезнең чыгуга билетыгыз.
1.Переведите на русский язык:
Буш вакыт, күңелле тамашачылар, фадалы очрашу, мин арыдым, кул чабалар,
халык көйләре, тарих дәресе, мәктәп җитәкчесе, рәсем күргәзмәсе, төрле иллләрдә, зур
урын, мәдәният йорты, авыл яшьләре, яшьләр төркеме, тәнәфес вакытында, хәерле иртә,
токмач ашы, кыска җавап.
2. Допишите предложения:
А) Әгәр минем буш вакытым булса, ........
Ә) Буш вакытым аз, чөнки, мин.........
Б) Буш вакытым юк, шуңа күрә,.........
Г) Буш вакытым бар, шуңа күрә.........
3.Сез буш вакытында тик ятучы, урамда теләсә ничек йөрүче балаларга нинди
киңәш бирер идегез?
VI. Өй эше
1нче төркем – “Безнең сыйныфның буш вакыты” темасына сочинение.
2нче төркем – шигыр ятларга
3нче төркем – яңа сүзләрне кулланып җөмләләр төзергә.
VII. Билге кую. Парковка.
“Миңа дәрес кызыклы булды,барысын да анладым”
“Миңа авыр булмады”
“Мин аңламадым” Укучылар сез бүген дәрестә бик әйбәт катнаштыгыз. Рәхмәт. Дәрес
тәмам чыгарга мөмкин.