Управление образованием исполнительного комитета
Бугульминского муниципального района
Муниципальное образовательное учреждение
средняя общеобразовательная школа № 3
с углубленным изучением отдельных предметов
Урок татарской литературы
с использованием информационных технологий
в 4 классе /1-4/
Тема:
Кыш. А.Ә. Әхмәт. Кышкы матурлык.
Разработчик:
учитель начальных классов и татарского языка
первой квалификационной категории Амирова В.М.
2006 год
в 4 классе /1-4/
Тема: Кыш. А.Ә. Әхмәт. Кышкы матурлык.
Максат: 1) Кыш темасы буенча өйрәнгән сүзләрне ныгыту;
2) Сөйләм телен баету, дөрес, аңлап укый белүне, өйрәнгән сүзләрне кертеп җөмләләр, хикәя төзи белү күнекмәсен үстерү;
3) Табигатьнең матурлыгын күрә белүне тәрбияләү.
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше.
Табышмак: Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил- буран-
Бу кайчак, туган?
- Дөрес, балалар. Без сезнең белән бүген кыш темасын өйрәнүне дәвам итербез.
Өй эшен тикшерү. Кабатлау.
1) 1 нче төркем.
Хәзер берничә укучы өйрәнгән әсәрләрне искә төшереп үтәрләр. Комьпьютер янына рәхим итегез. 1 нче биремне ачыгыз һәм башкарыгыз: бу әсәрләрнең кисәкләрен авторлары һәм исемнәре белән тоташтырыгыз.
Шигырь юлларын авторлары белән тоташтырыгыз.
Чыршы яшел бишмәтенә
Ап-ак зур толып кигән,
Ә каеннар кар күплектән
Башларын түбән игән.
Килеп җитте кыш та,
Ай-яй салкын тышта!
Өч ай торыр торса,-
Аның гомере кыска…
«Кар бөртеге нәрсә ул?
…Кыш көне бик югарыда каурый Роза Хафизова «Песнәк»
сыман болытлар йөзеп йөри. Ул
болытлар бик күп, бик күп боз
кристалларыннан тора.
С.Шакир “Кар ява”
Кайткач, чыгып урамга, Наҗип Думави
Без, кечкенә балалар,
Анда гына шуалар. Бари Рәхмәт
“… Ул хәзер ап-ак. Кыш бабай кар
елән аның ботакларын чорчап куйган.
Салкын тимәсен өчен инде.’’
2) 2 нче төркем.
Сыйфатларны охщаш мәгънәле сыйфатлар белән алыштырыгыз.
Салкын кыш җитте.
Йомшак кар җир йөзен каплады.
Һава салкын.
Күк ачык зәңгәр.
Ачы җил исә.
Нәфис кар бөртекләре җиргә куна.
3) Калган укучылар белән фронталь эш.
Без сезнең белән өйрәнгән сүзләрне кабатларбыз.
Кышкы һава нинди була? ( Саф, чиста, салкын)
Җил ….
Кыш ……
Кар ….
Күк ……
4) 1 , 2 нче төркемнең эшен тикшерү.
Хикея өстендә эш.
1) Уку алдыннан эш.
- Бу текстның авторы кем?
- Исеме ничек?
- Хикәя нәрсә турында булыр микән?
- Безнең уйларыбызның дөреслеген хикәяне укыгач кына әйтә алабыз.
2) Яңа сүзләр кертү.
- Башта яңа сүзләр белән танышып үтик.
( тактага язылган)
үзенә хас
ләззәтләнә белергә
чеметтереп ала
үзәкне өзә
тоташ
3) Текстны магнитофоннан тыңлап, укып бару.
4) Тикшерү.
- Ә хәзер ничек укыганыгызны тикшереп алыйк.
Тест:
(тактага язылган)
1) Һәрнәрсәнең үзенә генә хас матурлыгы булмый.
2) Кышның яме юк, ул матур түгел.
3) Яфрак- яфрак кар явамы?
4) Балалар чаңгы шуалармы?
5) Балалар карга куаналармы?
6) Кар күп булса, игенчеләргә кыен буламы?
- Тест җавапларын тактага эләм, бергәләп тикшерәбез.
Физминутка.
Ныгыту.
1) Хикәяне эчтән укыту.
2) Чылбыр буенча укыту һәм эчтәлеге өстендә эш.
1 абзац.
- Кышның матурлыгы турында автор ничек әйтә?
2 абзац.
- Кар ничек ява?
- Карны нәрсә белән чагыштыра
- Күк йөзе нинди?
- Кар кайда куна?
- Балалар нәрсәгә куаналар?
- Автор шуны ничек сүрәтли?
3 абзац.
- Игенчеләр кар яуганга ни өчен шатлана?
- Без бу турыда кайсы әсәрдә укыган идек?
3) Компьютердагы биремнәрне мөстәкыйль эшләу.
1 вариант
Җөмләләрне тулыландырып языгыз.
Чиста, ____,______,_____ һава.
Салкын, ____,______,_____ җил исә.
Йомшак, ____, ____,_______ кар ява.
Күк биек, ___, _______,_____ .
Салкын, ______ ,______, ______ кыш җитте.
2 вариант
Антонимнар өстәп языгыз.
Җәй көне җылы, ә кыш көне ______ була.
Җәй яшел, ә кыш ___________
Кышкы көн кыска, ә төн ________
Тикшерү.
Йомгаклау.
- Елның һәр фасылы дә үзенчәлекле, матур.Табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аны саклый белергә кирәк.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.