Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)
Оценка 4.6

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Оценка 4.6
Разработки уроков
docx
чтение
3 кл
09.04.2018
Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)
Бу дэрестэ сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди билгесен белдерүе турында белемнәрен системалаштыру, сыйфатка хас – дәрәҗә- кимлек дәрәҗәсе белән таныштыру; .сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен формалаштыру ,.укучыларда информацион технологияләр аша эстетик зәвык тәрбияләү, белем алуга кысыксыну уяту максаты куелды.
Сыйфат дэрэжэлэре..docx
Татар теле                                                                 3 класс Тема:     Сыйфат дәрәҗәләре.           Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Максат: 1.Сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары,  предметның нинди билгесен   белдерүе турында белемнәрен  системалаштыру, сыйфатка хас – дәрәҗә­ кимлек дәрәҗәсе   белән таныштыру;  2.Сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету,  сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен  формалаштыру , 3.Укучыларда информацион технологияләр аша эстетик зәвык  тәрбияләү, белем алуга кысыксыну уяту. Җиһазлау: тест язылган карточкалар, “Сыйфат “ темасына  презентация . Дәрес барышы. 1.Оештыру өлеше. I. Уңай халәт булдыру. ­ Исәнмесез балалар! Матур үтсен көнегез! Көләч булсын йөзегез! Булыгыз сез әдәпле, Тәрбияле, матур гадәтле. Дөрес, матур утырыйк, Тырышып җавап бирик.     Иң башта танышып китик,мин­Венера Рафаиловна  булам.Бүген сездә дәресне мин алып барачакмын. ­Әйдәгез бер­беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап  җибәрик. 2. .Белемнәрне актуальләштерү. Укучылар монда бирелгән хәрефләргә күз салыйк әле.(Слайд) Ачкычы: татар телендә генә очрый торган хәрефләр. ( әсөыүйҗфңаһт.) сыйфат. -Нинди сүз килеп чыкты?  ( Сыйфат) ­Укучылар ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән? (Бүгенге дәрестә сыйфат турында  сөйләшәбез) ­Бик дөрес. - Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме) ­ Сыйфат нәрсәне белдерә?(предметның билгесен) ­ Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?(нинди?кайсы?) ­ Сез ничек уйлыйсыз, сыйфатлар ни өчен кирәк икән?  (Җөмләне, сөйләмне матурлыйлар, предметларны төрле  яктан сурәтлиләр)         3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. ­  1)Балалар, урамга күз салыйк әле. Бүгенге көн турында нәрсә  әйтә аласыз? Бүген көн җылы. Әйе, (Җылы). Ә яз көне көн  нинди була? (Җылырак). Җәй көне нинди була? (Бик җылы).     2) Шушы сүзләрне дәфтәргә  язып куябыз.(Слайд)  Җылы, җылырак, бик җылы. Бу сүзләр нинди сорауга җавап  бирәләр?      3)Сыйфатның нинди дәрәҗәләрен беләсез?(Слайд) (Балалар гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсе турында  сөйлиләр).  ­Сезнең алдыгызда карточкалар һәм аларда сыйфатлар язылган.1 нче рәттәге укучылар чагыштыру дәрәҗәсенә куегыз: зәңгәр,  соры, ал, әче (зәңгәррәк, сорырак, алрак, әчерәк).  2 нче рәттәге укучылар  сыйфатларны артыклык дәрәҗәсенә  куегыз: ак, кызыл, сары,салкын (ап – ак, кып – кызыл,сап­ сары,сап­салкын). Димәк сез сыйфатның өч дәрәҗәсен беләсез.    4)Балалар  рәсемгә күз салыйк әле. Кызыл алма, кызылрак  алма,кып­кызыл алма,  кызгылт алма. (Слайд)   Гади дәрәҗәдәге сыйфат белән чагыштырганда, дүртенче  алманың төсе кимрәк. Ул кызыл ук түгел, кызгылт кына.  Парларда эш. 1нче рәт.Зәңгәр тасма, зәңгәррәк тасма,зәп­зәңгәр тасма,   зәңгәрсу тасма.       2нче рәт. Яшел яфрак, яшелрәк яфрак, ямь­яшел яфрак,  яшкелт    яфрак. (Рәсемнәр астына туры килгән сыйфатларны куярга)Дәфтәргә  язалар.  Предметның билгесе гадәттәгедән бераз кимрәк булуын  белдергән сыйфат, кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат дип атала.  Бергәләп кабатлыйк әле. (Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат).  (Слайд) Димәк, безнең бүгенге тема ничек була инде? Кимлек  дәрәҗәсендәге сыйфат.   Ә хәзер карточкадагы  сүзләрне кимлек дәрәҗәсенә куеп  язарбыз. Зәңгәр ­ зәңгәрсу,кызыл – кызгылт,яшел – яшкелт,ак – аксыл, күк – күксел – күгелҗем,әче – әчкелтем,сары­саргылт,соры­ соргылт  Өстәлгән кушымчаларның астына сызабыз.Әйдәгез хәзер  кагыйдәне укыйбыз. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат предметтагы билгенең  гадәттәгедән бераз кимрәк булуын белдерә һәм гади дәрәҗәдәге сыйфатка –су, ­сыл/ ­сел, ­гылт/­гелт, ­кылт/­келт, ­кылтым/­ келтем, ­ылҗым/­елҗем кушымчалары кушылып ясала. ФИЗМИНУТКА 4.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Нәтиҗә: шулай итеп, балалар, татар телендә  4 сыйфат  дәрәҗәсе бар. (таблица слайд )          Белемнәрне тикшерү өчен                       Т Е С Т . Янәшәдәге парлар ярдәмендә тикшерү.   1. Сыйфат нәрсәне белдерә? а) предметның билгесен; б) предметны; в) предметның хәрәкәтен.     2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? а) нишли? нишләгән? б) нинди? кайсы? в) кем? нәрсә? 3.Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? а) 2            б) 4            в) 3           4.Түгәрәк –сыйфаты кайсы дәрәҗәдә?           а) чагыштыру          б) кимлек          в) гади          « Артыгын әйт » уены.   Әйдәгез, хәзер уен уйнап алабыз. Бирелгән сыйфатлар  арасыннын артык сыйфатны әйтегез. Ни өчен ул калганнарына  охшамаган?  а)  а к                    б) матуррак                в) карт                     г)аксыл        зәңгәр                 тазарак                        ямь­яшел               иң эшчән       кадерле              алсу                             чип­чиста              әчкелтем       тәмлерәк           яхшырак                     йоп­йомшак          зәңгәрсу 1нче баганада гади дәрәҗәдәге сыйфатлар: 2нче баганада чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар: 3нче баганада артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар: 4нче баганада кимлек дәрәҗәседәге сыйфатлар: 5.Йомгаклау. – Балалар, сезгә бүгенге тема аңлашылдымы? –  Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар икән? Молодцы! Карточка    ЗӘҢГӘР   КЫЗЫЛ   СОРЫ      САРЫ АЛ         АК                  ӘЧЕ   САЛКЫН    ЯШЕЛ      КҮК     ЗӘҢГӘР     ЗӘҢГӘР      ЯШЕЛ      ЯШЕЛ  ЗӘҢГӘРРӘК  ЗӘҢГӘРРӘК   ЯШЕЛРӘК   ЯШЕЛРӘК  ЗӘП ­ ЗӘҢГӘР ЗӘП ­ ЗӘҢГӘР  ЯМЬ ­ ЯШЕЛ  ЯМЬ ­ ЯШЕЛ   ЗӘҢГӘРСУ   ЗӘҢГӘРСУ   ЯШЬКЕЛТ   ЯШЬКЕЛТ

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)

Сыйфат дэрэжэлэре (Татар теле)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
09.04.2018