Урок по родной литературе "Звуки /Д, Д"/ Буквы Д,д"
Оценка 4.7

Урок по родной литературе "Звуки /Д, Д"/ Буквы Д,д"

Оценка 4.7
Разработки уроков
docx
чтение
1 кл
31.05.2017
Урок по родной литературе "Звуки /Д, Д"/ Буквы Д,д"
В своей работе автор даёт подробный план-конспект урока по родной литературе в 1 классе. В начале урока создается ситуация успеха, учащиеся ставят цели, задачи урока. Ученики знакомятся с новыми звуками, дают звуко-буквенный анализ. Работают по учебнику, читают, составляют рассказы, играют.
откр урок.docx
Родная литература 1 класс Тема: Звуки /д/, /д/, Буквы Д,д. Максат: Д, Д авазларының хәреф тамгасы белән танышу. Д,д хәрефләрен сүзнең аваз моделе схемасының тиешле шакмагына урыннаштыру, һәм аны дөрес итеп укырга өйрәнү. Сүрәтләр ярдәмендә һөнәрләр белән таныштыру. Эш сөяргә өйрәтергә. Жиүазлау: дәреслек, проектор, хәрефләр карточкалары. Дәрес барышы Жиһазлар Ижекләр белән карточкалар проектор 1) Уңыш ситуациясен тудыру - Бер беребезгә карап елмайдык, исәнләштек,дәрестә уңышлар теләдек, утырдык. - Мин сезгә ижекләр күрсәтәм , укый белерсезме икән? Әйдәгез чиратлашып укып чыгыйк. - Молодцы бик шәп һәм дөрес укыдыгыз. - Ә хәзер шушы ижекләрдән башланган сүзләр - Молодцы, бик күп сүз беләсез икән. уйлап карагыз әле. 2) Ситуация тудыру. Уку мәсьәләсен кую. - Мин сезгә сүрәтләр күрсәтәм. Бу хайван турында сез нәрсәләр беләсез? - Әйе, ул жылы якта яши.Африкада, Төркмәнстанда. Бу хайван күп вакыт су эчмичә ашамыйча тора ала. Бер эчкәндә 10 бидрәгә якын су эчә. Африкада аңа пустыня корабле дип йөретәләр, чөнки ул пустыняда кешеләрне йөретә, йөк ташый. Бездә ат булса, анда – дөя. Дөянең хатере бик яхшы. Менә нинди легенда бар бер дөя һәм малай турында. Бер малай бәләкәй чагында дөяләрен һәр- вакыт кыйнаган, ашатмаган. Зур үскәч күп вакытка укырга киткән, бер кайткач ул дөя янына килә һәм дөя аның аягын сөягенә тиклем тешнәп ала. - Ни өчен дөя малайны тешни? Шулай эшләргә ярыймы? - Хайваннарны рәнжетергә ярамый. Хайваныгыз бар икән аларны тәрбияләгә, вакытында ашатырга кирәк. -Әйдәгез дөя сүзен искә төшерик, һәм шушы сүзне ижеккә бүлик. Бу сүздә ничә ижек. -Беренче ижек нинди? Икенчесе? - Әйдәгез дөя сүзенә аваз-хәреф анализы ясыйбыз. Кем тактада төзи? - Беренче ижек нинди аваздан башлана? - Ул тартыкмы сузыкмы? Яңграумы, саңграумы? - Нинди төс белән бу авазны күрсәтәбез. - Икенче аваз нинди? +Сузык, кызыл төс белән күрсәтәбез. -Шуннан нинди аваз ишетәбез? + й – ул тартык һәм йомшак, яшел төс белән күрсәтәбез. -Шуннан нинди аваз ишетәбез. Ул нинди? +Сузык, кызыл төс белән билгелибез. -Безгә беренче аваз кирәк. Әйтегез әле аны әйтеп күрсәтегез. -Шушы аваздан башланган нинди сүзләр беләсез? 3) Уку мәсьәләсен чишү а) Мин сезгә хәреф күрсәтәм бу нинди хәреф? - Ул нәрсәгә охшаган? б) Хәзер ижекләр укып алыйк -Арыдыгызмы? Әйдәгез ял итеп алыйк. ФИЗМИНУТКА в) Әйдәгез китаптан сүзләр укыйбыз. (бергә) - Кем укып күрсәтә? Тактада төзү Хәреф Хәреф проектор - Нинди сүзләр зур хәреф белән язылган? Ни өчен? - Ә сез /Д/ хәрефенә башланган нинди исемнәр беләсез? -Берәр сүзегез белән жөмлә төзегез әле. в)Ә хәзер рәсемгә карагыз. Кемнәр анда төшерелгән? -Ни өчен балалар табибка, врачка килгән? - Табибә кызларга нәрсә әйтә икән? - Кем сүрәткә карап сөйләм төзи ала? -Сезнең чирләгәнегез бармы ?Ә кеше ни өчен чирли? - Чирләмәс өчен нәрсәләр белергә кирәк? г) текст белән эшләү -Текстны бергә укып чыгабыз. - Ә хәзер тагын бер тапкыр укыйбыз укыганда сүзләрне каләм белән ижекләргә бүлеп укыгыз. - Текст нәрсә турында? Балаларның исемнәре ничек? д) Уен «Хәрефне тап» - Мин сезгә текстлар бирәм шул текстлардан без өйрәнгән хәрефкә сызып чыгыгыз. Нинди хәрефкә сызачаксыз? 4) Рефлексия - Дәрестә сезгә нәрсәләр охшады? Нәрсәләр авыр, жинел булды? - Сез дә миңә бик охшадыгыз, мин сезгә менә нинди медаль бирәм. Карточкалар

Урок по родной литературе "Звуки /Д, Д"/ Буквы Д,д"

Урок по родной литературе "Звуки /Д, Д"/ Буквы Д,д"

Урок по родной литературе "Звуки /Д, Д"/ Буквы Д,д"

Урок по родной литературе "Звуки /Д, Д"/ Буквы Д,д"

Урок по родной литературе "Звуки /Д, Д"/ Буквы Д,д"

Урок по родной литературе "Звуки /Д, Д"/ Буквы Д,д"

Урок по родной литературе "Звуки /Д, Д"/ Буквы Д,д"

Урок по родной литературе "Звуки /Д, Д"/ Буквы Д,д"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
31.05.2017