Разработка урока на татарском языке по ФГОС. Тема урока: "Буквы П,п.Звук [ п] ".литературное чтение на татарском языке в 1 классе.Тип урока:новая тема.каждое задание построено на использовании активных методов контроля.повторения и корректировки знаний при помощи интерактивной доски. .Игровая форма задании позволяет организовать участие на уроке каждого ученика.
Зәй районы Кадер урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч
сыйныфлар укытучысы Садыкова Ләйсән Камил кызы
Предмет:татар телендә әдәби уку (1 нче сыйныф)
Тема: [П] авазы, П,п хәрефләре.
Теманың максаты: укучыларны тартык[ п] авазы, аның үзлекләре, хәрефе
белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру;
фонематик ишетү сәләтен үстерү; табигатькә сакчыл караш формалаштыру.
УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне
аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Эш формалары: фронталь, парлап, индивидуаль.
Материал: И. Х. Мияссарова “Әлифба” 6869 бит;
И.Х.Мияссарова “Әлифба” укытучылар өчен методик кулланма.
“Уйныйуйный укыйбыз”Г.Гәрәева
Җиһаз: компьютер,интерактив такта, презентация,биремле карточкалар.
Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү
Метод һәм алымнар: әңгәмә,парларда эшләү,индивидуаль эш.
Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз.
Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку.
Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык.
Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.Предметара бәйләнеш: әйләнәтирә дөнья,татар теле
Дәреснең структурасы:
1.Оештыру өлеше.
2.Үзбилгеләмә, эшчәнлекнең алымнарын билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.
3. Уку мәсьәләсен чишү, таныпбелү эшчәнлеге:
белемнәрне актуальләштерү;
тартык [п]авазын ишетеп таный белергә өйрәнү; аваз
кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру;
4.Рефлексия.
Дәрес барышы.
I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы:
Исәнмесез ,балалар!
Хәерле көн!
Кәефләрегез ничек сон?
Балалар:
Кояшлы иртә кебек!
Туган телебезне
Өйрәнергә, дип килдек.
Укытучы:
И туган тел,и матур тел,
Әткәмәнкәмнең теле!Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Кем язды икән бу матур шигырь юлларын?
Балалар:
Габдулла Тукай!
Дөрес укучылар!Бүгенге дәрескә яраткан шагыйребезнең әкият геройлары
да килде.Алар безгә кызыклы биремнәр алып килгәннәр.
II. Актуальләштерү.
Слайд1 (Әкият геройлары:Су анасы,Шүрәле)
Су анасы безгә сүзләр алып килгән, тиз генә шул сүзләрне укып,фонетик
анализ ясап күрсәтик әле.
Слайд2
балык бака бүләк
III.Уку мәсьәләсен кую.
Икенче кунагыбызШүрәле. Ул да безгә ярдәм сорап килгән. Ул яңа
хәреф өйрәнгән һәм шул хәреф белән дәфтәренә яңа сүзләр язган булган .
Бу сүзләрне иптәшләренә күрсәтергә дип барганда , кайбер хәрефләре
төшеп калган. Ул хәрефләрне табарга булышабызмы?
Аның өчен тактадагы сүзләрне дөрес итеп укырга кирәк.
ту... тө...
кита... кер...е
...умала ...еснәк
...оши и...и
Слайд3Шүрәле сүзләрендә нинди хәрефе төшеп калган? (П хәрефе)
Слайд 4
Димәк, без бүген нинди аваз һәм хәрефне өйрәнербез?
([п] авазын һәм П п хәрефләрен өйрәнербез.)
Ни өчен сүзләр ике баганада бирелгән? (Беренче баганада калын
әйтелешле, икенче баганада нечкә әйтелешле сүзләр язылган.
IV. Уку мәсьәләсен чишү.
Хәрефләр кассасыннан П хәрефен кайсыгыз табып күрсәтер?
Бу хәреф нинди өлге элементлардан тора ?
Әйдәгез, конвертлардан өлге элементларын алабыз һәм бу хәрефне
төзибез
Ягез әле, [п]авазын әйтеп карыйк.(Авазны әйтеп карау.)
Авазны әйткәндә авыз эчендә тынның тоткарланып калуы күренә,
димәк, тартык аваз. Колакларны каплап тикшерик, аваз колакларга
барамы? Димәк , саңгырау,[б ] авазының пары була.
Слайд 5
Бу баш П хәрефе. Без аны кайларда кулланабыз? (Кеше исемнәре, шәһәр,
авыл исемнәре һ.б язганда.)
Бу юл п хәрефе.Бу хәреф кайда языла? (Бу хәреф сүзнең башында,
уртасында, ахырында языла.)
Фонетик күнегүләр
1.Машина ничек кычкырта?(Пиппип)
2.Казүрдәк бәбкәләре ничек сөйләшә(Пиппиппип)
3.Паровоз ничек уфылдый?(Пуфпуфпуф)
Слайд 6 Кунакларыбыз безгә табышмаклар алып килгән. Әйдәгез, бергәләп
җавабын табабыз.
1.Поши башында нәрсә бар?(П хәрефе)
2.Үзе кепкечкенә,
Үзе миннән биек сикерә (Туп)
3.Күшәүче хайван үзе,
Тармак –тармак мөгезле.
Боланга ул бик охшый,
Мөлаем күзле үзе.(Поши)
Слайд7туп,поши сүзләрен иҗекләргә бүләргә һәм аваз анализы ясарга
кирәк.
Дәреслекнең 69 нче битен ачабыз һәм бирелгән кушылмаларны укыйбыз.
Слайд8
ап әп па пә
ып эп пы пе
уп үп пу пү
оп өп по пө
ип пи
Баганалап бирелгән сүзләрне уку. 66 бит.
Дәреслектәге рәсемнәр буенча әңгәмә.
Рәсемдә нинди кошлар күрсәтелгән?(Песнәкләр)
Ә сез тагын нинди кошларны беләсез?
Алар турында нәрсәләр беләсез?(Балалар җавабы тыңлана).
“Песнәкләр” хикәясен уку.(җөмләнең башын,ахырын билгеләү)
Хикәядә нинди кош турында язылган?
Туган ягыбызда калган кошларга без ничек ярдәм итә алабыз? Ни өчен кошларны сакларга кирәк?һ.б.
V.Эшчәнлеккә контроль һәм бәя.
Слайд 9
1.
. Әйдәгез,тагын биремнәр эшләп алыйк эле(парларда эшләү)
П,ч,ы,ы,к,ч(чыпчык),а,п,ч,к,к,ы(капчык).ы,ш,р,ы,п(шырпы),һ.б.
Кем игътибарлы?
2.Төрле сүзләр әйтелә,[ п ] авазы кергән сүзләр ишетелсә.кул
чәбәкләргә:үрдәк,мәктәп,дуслык,капчык,җәй,туп,футбол,капка,пәрәвез,
җеп,чиләк һ.б.
.
.
VI. Йомгаклау.
Без бүгенге дәрестә нәрсәләр белдек?
Слайд 11
Афәрин укучылар! Сез бүген бик тырышып эшләдегез. Сезнең җаваплар
кунакларга да бик ошады.Алар белән саубуллашабыз.
VII. Рефлексия.
Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?
Кәефләрегез ничек?
(Смайллар ярдәмендә күрсәтәләр)